Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Апрель аеннан Татарстанда яшәүче 82 мең кешенең пенсиясе артачак

Хәрби пенсионерлар һәм социаль пенсия алучыларның пенсиясе күләме 3,4 процентка күтәрелә.

Татарстанда 1 апрельдән якынча 82 мең кешенең пенсиясе 3,4 процентка артачак. Пенсияләрне арттыру 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль пенсия һәм дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү буенча пенсия алучыларга индексация турында карар проекты әзерләгән. «Татар-информ»га бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Дәүләт пенсиясе белән тәэмин ителеш буенча пенсия алуыларның акчасы арта. Шулай итеп пенсиядәге хәрбиләргә, радиация яки техноген һәлакәттә зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, „Камалыштагы Ленинградта яшәүче“ билгесе булганнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган яки вафат булган хәрби хезмәткәр һәм чернобыльче гаиләсенең эшкә сәләтсез әгъзаларына пенсия арту көтелә», — дип аңлаттылар Россия Пенсия фонды бүлегендә.

Социаль пенсия дә индексацияләнәчәк. Аны картлык буенча, туендыручысын югалткан, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналарының икесе дә билгесез булган балалар, ягъни иминият пенсиясенә хокуклары булмаган гражданнар ала. Республикада барлыгы 79 меңнән артык кеше шундый пенсия ала дип исәпләнә.

Ел ахырына кадәр россиялеләрнең пенсиясен индексацияләү өчен федераль бюджеттан якынча 12,8 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәреннән күренгәнчә, индексация социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсия алучы 3,9 млн гражданга кагылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса