Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җаның теләгәнен сайла

15 март көнне Бөгелмәдә "Карьера навигаторы" дип исемләнгән марафон старт алды. Аны җирле мәшгульлек үзәге оештырды. Чараның төп бурычы булып 7 - 9нчы сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү, аларга киләчәккә юллама бирү тора. Марафон үз ишекләрен аграр көллияттә ачып җибәрде. Чарага килүче мәктәп укучыларын Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитет...

15 март көнне Бөгелмәдә "Карьера навигаторы" дип исемләнгән марафон старт алды. Аны җирле мәшгульлек үзәге оештырды. Чараның төп бурычы булып 7 - 9нчы сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү, аларга киләчәккә юллама бирү тора.

Марафон үз ишекләрен аграр көллияттә ачып җибәрде. Чарага килүче мәктәп укучыларын Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитет урынбасары Эльвира Резванова тәбрикләде. Ул балаларга эшче һөнәрләр турында сөйләп узды, аларның нинди әһәмияткә ия булуын аңлатты.

Аграр көллият турындагы фильмны карагач, балалар көллиятнең үзе белән танышты. Алар өчен экскурсия оештырылган иде. Укучылар аш-су осталары, автомеханиклар әзерләү урыннарын карады. Анда белем алучы студентлар белән аралашты.

"Карьера навигаторы" дип исемләнгән марафон ике көн дәвам итте. Аграр көллияттән соң марафонны төзх көллияте һәм машина төзүчеләр техникумы алды. Марафонда шәһәр укучылары гына түгел, авылдан килгән укучылар да катнаша алды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса