Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җанны җылытырга бер елмаю җитә...

“Инвалидлар көне” – ул бәйрәм түгел, ә авыру, зәгыйфь булу сәбәпле мохтаҗлык кичерүчеләргә һәрдаим ярдәм итеп, кайгыртучанлык күрсәтеп торырга кирәклекне тагын бер тапкыр искә төшерү көне. Бу уңайдан районда төрле чаралар узды.

Бистәнең мәдәният йортында, 2017 елдан бирле сәнгать җитәкчесе Ю.Ф. Төхбәтуллина тырышлыгы белән оештырып җибәрелгән, ункөнлек дәвамында берничә төрле чараларны үз эченә алган проект –  “Игелек кыл!” хәйрия фестивале уздырылып килә.    

Быел ул 1 декабрь көнне “Игелек кылу сәнгате” дип аталган акциядән башланып китте. Бу чарада 2нче урта мәктәп укучылары өчен берничә мәгълүмат сәгате оештырылды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе белән педагог-психолог Ландыш Акмалова бүгенге көндә инвалидларның көндәлек тормышта нинди кыенлыклар кичерүләре, “Уңайлы мохит” программасы, зәгыйфь балалар белән аралашу этикеты турында әңгәмәләр уздырдылар, физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ил һәм дөнҗя күләмендә теге яки бу өлкәдә танылу алган кешеләр турында видеолар карадылар, аннары, хәрәкәт чикле булуның ничек кыен икәнен аңлар өчен, кайбер биремнәрне үтәп карадылар. Нәтиҗәдә, үзенчәлекле кешеләргә ярдәм аеруча кирәк дигән фикергә килделәр һәм бу көнне “БлагоДарение” хәйрия фондының сафларын тулыландырдылар. Алар арт-терапия дәресләрендә катнашып, физик мөмкинлекләре чикле балаларга әйберләр ясарга, буярга булыштылар. Барлык балалар да бер-берсенә дус һәм җылы мөнәсәбәттә эшләрен төгәлләгәндә, “Дуслык һәм тынычлык агачы”н матур теләкләр язылган яфрак-йөрәкләр белән бизәделәр.         

Фестивальнең бизәге – инвалид балалар иҗат иткән рәсемнәрдән оештырылган күргәзмә. Курчак театрының сәхнәләштерелгән әкияте, бию коллективының, “2нче “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең чыгышлары, традиция буларак, бик матур бүләк рәвешендә, һәркемнең күңеленә хуш килде. 

3 декабрьдә исә, шул ук фестиваль рәсем  ясау буенча мастер-класс һәм әкият терапиясе узды. “Пирчәткә-курчаклар” балаларда бигрәк тә җанлану уятты, алар геройларны да үзләре сайлады һәм автор артыннан хәрәкәтләрне, репликаларны кабатлап, талгын көй астында, “Чуар тавык”, “Колобок” әкиятләрен рольләргә бүлеп уйнады. Үзенчәлекле балаларны озата килгән әти-әниләрнең дә соклануларына һәм шатлыкларына чикләр булмады, алар һәр чыгышны алкышларга күмделәр. 

Юлия Төхбәтуллина 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса