Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Андыйлар гасырга бер туа

Аның тулы исеме - Илһаметдин Гыйльметдин улы Шакиров. Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа ул. Татарстанның, Каракалпакстанның, Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров - серле, илаһи зат, күңел капкаларын бик сирәк ача торган шәхес. Аның үз дөньясы, бөекләр генә ирешә алган биеклеге бар. Илһам аганы...

Аның тулы исеме - Илһаметдин Гыйльметдин улы Шакиров. Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа ул. Татарстанның, Каракалпакстанның, Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров - серле, илаһи зат, күңел капкаларын бик сирәк ача торган шәхес. Аның үз дөньясы, бөекләр генә ирешә алган биеклеге бар. Илһам аганы чып-чын ирекле рәссам дип тә атарга булыр иде.

Илһам үзенең балачагын, сугыштан соңгы авыр елларны хәтерләп, дөньяда иң кыены хәер сорашу дип атый, йөрәгенә төшкән хәерчелек дәверен искә алып: "Яз башы булгандыр, мөгаен, кычыткан да, алабута да юк чак. Бервакыт әнкәй белән үргән чабаталарны алдык та Ләке дигән керәшен авылына бәрәңгегә алмаштырырга киттек. Алмыйлар гына чабаталарны. Көчкә теләнеп, ялварып, бер потка якын бәрәңге җыя алдык. Өйгә кайтсак, Зәйнәп апа (Илһамның бертуган апасы), кайдан тапкандыр, кычыткан ашы пешереп куйган. Менә кайда ул бәхет".

Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович бервакыт Илһам Шакиров башкаруында "Кара урман"ны тыңлагач, менә нинди юллар язып кал- дырган: "Сүзләрен аңламасам да, гаҗәеп тирән мелодиясе аша җырның ни турында икәнен тойдым мин. Бөтен күңел дөньям актарылып ташланды. Андый талантны сакларга кирәк! Ә җыры нинди! Кара урман... Мондый җырны бай тарихлы бөек халык кына тудыра ала. Андый халык алдында баш ияргә кирәк!" "Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем..." - дип, Илһам юктан гына җырламый шул. Илһам Татарстанның гына түгел, бөтен мөселман дөньясының бөек моң иясе булып кала. Аның концертларына билетларны шул ук көнне алып бетерәләр иде. Бүген дә хәтерлим әле: Илһам Шакиров сәхнәгә сары костюмын киеп чыга торган иде дә: "Агач яфраклары кебек саргаям салмак кына, - дип сузып җырлап җибәрә торган иде. Шулчак кесәдән кулъяулыклар чыга, олы яшьтәге апалар күз яшьләрен сөртеп алалар иде. - Хәтерләрен калдырырлык сүз әйтмәгез сез аңа ла, бигрәк чибәр кыз бала..." - дип дәвам итә җырчы. Илһам, шул рәвешле, гомере буе үз халкына, үз милләтенә тансык булып кала белде. Илһам Шакировка 70 яшь тулганда җыр сәнгатебезне дөньяга танытудагы хезмәтләре уңаеннан саллы гына китап басылып чыкты. Илһамны тагын да олылап, илбашы Минтимер Шәрип улы Шәймиев даһи җырчыбызга бөтен уңайлыклары белән өр-яңа фатир бүләк итте, үзе аның фатирында булып, бергәләшеп чәй эчеп, әңгәмә кордылар (тарихка кереп калган шатлыклы мизгелләр). Кадерле милләттәшем! Йөрәкләрне җилкендереп, Аллаһы Тәгаләбезнең рәхмәте илә даһи моң иясе Илһам Шакировның моңнары яңгырасын әле. Бу теләк һәрберебезнең күңелендәдер дип ышанасы килә. Танылган җырчы Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена "Татар сандугачы" дип аталган документаль фильм төшерелә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса