Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

АНДРЕЙ СИЛАНТЬЕВ: “Мин җыр-моңга гашыйк”

Туган җире: Бөгелмә шәһәре, Туган көне: 27 март 1987 ел.

– Андрей, хәерле көн! Кар-бураннардан курыкмыйча, әңгә-мәгә килүеңә без бик шат.

– Исәнмесез! Мин дәшкән җиргә бик куанып барам. Мине әтием машина белән китерә бит, кар көртләреннән шуңа курыкмыйм.

– Үзең белән таныштырып үт әле.

– Мин Бөгелмә малае. Әтием Сергей һәм әнием Сафиянең икенче уллары булып 1987 елның язында туганмын. Иптәшләрем белән балалар бакчасына йөреп, кичләрен ишегалдында уйный идек.

– Кайсы мәктәпкә укырга кердең?

– Җиде яшем тулгач, Комсомол урамында урнашкан 4нче мәктәпкә укырга кердем. Кызганыч, бер сыйныф кына укып өлгердем. Җәй көне 2 тәгәрмәчле велосипедта йөргән чакта, бик каты егылдым. Шушы җәрәхәт аркасында кыска гына вакытта бөтенләй күрми башладым.

Билгеле күрмәгәч, мин мәктәпкә йөри алмадым, әмма әти-әнием күрмәүчеләрне  укыта торган махсус укытучылар белән сөйләшеп, минем укуымны дәвам иттерделәр.

Белем алуны өр-яңадан башларга туры килде. Беренче укытучым Михаил Владимирович Ермаков миңа “нокталап” уку серләрен ачучы булды. Аннан Җәмилә Коргановна Вафина да укыту процессына кушылды. Ул миндә музыкага мәхәббәт уятты. Укытучыларым тырышлыгы белән рельеф-нокталар шрифтын тирәнтен өйрәндем. Бик тиз арада барлык хәрефләрне, саннарны гына түгел, хәтта кушып укый ук башладым. Тырыша торгач, бер уку елында без 1нче сыйныф материалын тәмамлап, 2нче сыйныфны өйрәнә башлаган идек.

– Балачагыңда кайларда булырга яраттың?

– Балачакның иң җылы хатирәләре әби белән бәйле. Беренчедән, әти-әниләр һәрвакыт эштә, ә миңа ул вакытта якыннарымның даими ярдәме кирәк иде. Икенчедән, укытучылар мине өйгә килеп укыттылар. Аларның үзләренең дә күзләре авыру сәбәпле, автобус тукталышы янында яшәгән әби өенә килеп укыту җайлырак иде. Шуңа шулай килеп чыкты да, минем балачагым әби янында үтте.

– Музыка белән кайчан мавыга башладың?

– Беренче сыйныфта укыганда ук барлык чараларда да бик теләп катнаштым. Бигрәк тә укытучы апа җырлаткан вакытларын ярата идем. Җәмилә Коргановна музыка дәресләре укыта башлагач, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр мөгаен.

– Нинди музыка коралларында уйныйсың?

– Мин үз-үзем өстендә эшләргә яратам. Параллель рәвештә брайль һәм баянны үзләштердем дип әйтсәм дә була. Бәлкем, шуңа җиңелрәк тә булгандыр. Инвалидлар арасында ел саен үткәрелә торган “Тормыш тәме” республика конкурсында гел катнаша идем. Берсендә I урынны алдым, һәм бүләк итеп миңа Президент исеменнән, ул вакытта бу вазыйфада Минтимер Шәрип улы Шәймиев иде, бик матур гармун бүләк иттеләр.

Шундый дәрәҗәле кеше бүләген тузан җыйдырып ятып булмый бит. Әкренләм бу уен коралын үзләштерә башладым. Бераздан мин инде баянда уйнаган барлык көйләрне гармунда да уйный ала идем. Якыннарымны бик күп төрле җырлар белән куандырдым. Алар арасында рус халык җырлары да, берничә татар җыры да бар иде. Әнием бигрәк татар тезмәсен уйнавымны ярата.

20 яшемә әтием белән әнием синтезатор бүләк иттеләр. Бу мог-җизалы мизгелне мин әле дә аерым җылылык белән искә алам. Синтезатор күптәнге хыялым иде. Аны үзләштергәч, минем өчен бөтенләй башка мөмкинлекләр ачылды.

Ул вакытта шигырьләр язгалый идем. Синтезаторлы булгач, аларны көйгә сала башладым. Шуннан бирле минем шигырьләрем әкрәнләп төрле бәйге һәм чараларда башкарырга яраткан җырларыма әйләнә башлады. Соңрак курай белән гитарада уйнарга өйрәндем.

– Музыка, шигырьләреңне ничек язасың?

Чынлыкта, бу алай ук кыен түгел. Кызганычка каршы, мин әле компьютерны бик үк яхшы белмим.Шуңа язмаларым һәвәскәрлек характерына ия. Илһам килгәдә, мине иске "С5" телефоным коткара, анда махсус өстәмә тавыш программалары урнаштырылган. Башта диктофонга шигырьләр язам. Көе, гадәттә, соңрак языла. Хәзер андроидлы телефонны үзләштерәм. Анда көйләр яздыру өчен бик күп мөмкинлекләр бар, әлегә, кызганычка каршы, өйрәнеп бетмәдем.

– Татар телен ничек өйрәндең?

– Татар теле – ул минем икенче туган телем. Татарстан Респуб-ликасында яшәгәнгә генә түгел, әнием дә татар кызы. Шуңа күрә гади сүзләрне өйрәнү минем максатым иде. Бу телне өйрәнүгә бик күп көч түктем.

Ел саен үткәрелә торган фестивальләрнең берсенә әзерләнгәндә, мин татар җырын җырларга булдым. Өйрәндем, әмма фестивальдә чыгыш ясарга туры килмәде, җиренә җиткереп өйрәнеп өлгермәдем. Әмма бу җырны репертуарыма керттем һәм төрле чараларда бик теләп башкарам.

– Буш вакытыңда нәрсә белән мавыгасың?

– Буш вакытым күп түгел шул. Иҗаттан тыш, “Алабуга УКУПР-ПЛАСТ” оешмасында эшлим.

Безгә тараклар ясарга резин үзәкләр һәм аларга куела торган энәләр алып киләләр. Мин һәм шәһәребезнең күп кенә башка күрмәүчеләре, тарак әзерләү эшен башкарабыз. Бу бик вак эш, зур игътибарны таләп итә. Чөн-

ки бер кечкенә генә тарак ясар өчен 100гә якын энә кертергә кирәк әзерлеккә. Аннары без әзерләрен тапшырабыз, ә яңала-рын алабыз. Уңай чыккан вакытта, безгә эш урыннары оештырганнары өчен Бөгелмә сукырлар һәм начар күрүчеләр башлангыч оешмасы рәисе һәм аның сәркатибе Артем Викторович Пахарев белән Римма Валентиновна Ишковага рәхмәт әйтәсе килә. Алабуга оешмасы безне эш белән тәэмин итү – аларның казанышы.

Тараклар ясаганда җырла-рымны кабатлыйм, сөйли торган китаплар тыңларга яратам. Ә калган вакытымда башка кешеләр кебек үк йоклыйм, ашыйм, спорт белән шөгыльләнәм, яраткан шәһәрем буйлап йөрим, мессенджерлар аша дусларым белән аралашам.

– Нинди китаплар укырга яратасың?

– Төрле китаплар укыйм. Хәзер, кызганычка каршы, “тере” кәгазь китаплар уку өчен вакыт азрак кала. Әмма аларны да укырга тырышам. Мин төрле жанрдагы әдәбиятны укыйм. Ләкин сайлаганда ешрак маҗаралар һәм детективларда тукталам.

– Илһам чыганагың нәрсәдә?

– Илһам дип, белмим инде. Тирә ягымда барысы да әйбәт, кәеф күтәренке булса, шәхсән мин яза алмыйм. Андый вакытта җырлыйсы, изгелекле эшләр эшлисе килә. Ә моңайган чакларда, менә дигән  шигырьләр, көйләр туа. Бигрәк тә кичке якта яхшы килеп чыга. Минем күп кенә шигырьләр һәм җырларым шулай туды да инде.

Әнием дә күңелем моңайган чакта: “Улым, бар язып кара әле. Синең мондый чагыңда менә дигән иҗат җимешләрең килеп чыга”, – дип йомшак кына кочаклап ала.

– Син барлык эшләреңне мөс-тәкыйль эшлисеңме?

– Кызганычка каршы, барысы да килеп чыкмый. Тик мине якыннарым: әтием, әнием, абыем, яраткан энекәшләрем, якын дусларым ярдәмнәреннән ташламый. Минем иҗатымны социаль челтәрләрнең төрле төр-кемнәрендә урнаштыручылар да якыннарым.

– Җырларың нәрсә турында?

– Әсәрләрем, нигездә, мәхәб-бәт, шәһәребез, дуслык турында. Соңгы җырларым – “Хәерле иртә” һәм “Яңа ел белән”.

– Бөгелмәлеләргә нәрсә теләр идең?

– Мин иң беренче чиратта һәр кешегә үз-үзенә ышанырга телим. Ышаныч яшәргә, иҗат итәргә, алга куйган максатларга ирешергә булыша. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз!

– Кызыклы әңгәмәң өчен рәх-мәт. Сиңа яңа иҗади уңышлар телим, тормышыңда бәхет һәм шатлык юлдаш булсын.

Андрей Сергей улы Силантьев

Туган җире: Бөгелмә шәһәре;

Туган көне: 27 март 1987 ел;

Зодиак билгесе: кучкар;

Әти-әнисе: Сергей Александрович һәм Сафия Нурулла кызы;

Абыйсы: Руслан;

Иҗади шөгыльләре: җырлар, шигырь-ләр яза, баянда, гармунда, синтезаторда, гитарада, курайда уйный, җырлый; 

Тормышка карашы: үз-үзеңә ышан һәм максатыңа иреш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса