Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Андрей Кондратьев туры эфирда татарстанлыларның сайлаулар турындагы сорауларына җавап бирәчәк

Трансляция 9 сентябрь көнне сәгать 12.00дә булачак.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев туры эфирда татарстанлыларның сайлаулар турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта «ВКонтакте»да Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсендә хәбәр ителә.

Онлайн-очрашу 12.00 сәгатьтә башлана. Кондратьев республикада сайлауларның ничек узачагы, Covid-19ның сайлау процессына йогынтысы һәм яңалыклар турында сөйләячәк. Трансляция сылтама буенча узачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрьдә узачак. Өч көндә дә сайлау участоклары 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республика Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса