Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән дүртенче этапта җиңде
Марафонның тугызынчы этабы Вада-әл-Давасир—Харад юлы буенча узды.
Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы «Дакар» ралли-рейдының тугызынчы этабында җиңү яулады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Экипаж юлны 3 сәгать 33 минут 42 секунд эчендә узды. Махсус участокның озынлыгы 410 км тәшкил итте. Ул Вада-әл-Давасир һәм Харад шәһәрләре арасыннан узды.
Икенче урынны — белорус Сергей Вязович экипажы (+3.19), ә өченче урынны «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Эдуард Николаев (+9.24) яулады.
Искәртеп үтәбез, җомга көнне Николаев гомуми зачеттан төшеп калды, әмма марафонда катнашуны дәвам итте.
«Каргинов өчен бу җиңү быелгы «Дакар»да тоташтан дүртенче һәм, тулаем алганда, бишенче җиңү булды», — дип билгеләп үтелә басмада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа