Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана яңа туган сабыйның ризыгына 2 ай буе спирт өстәгән: бала үлгән

Татарстанның Алексеевск районы Ялкын авылында торган 29 яшьлек Римма Черчесова быел 26 июльдә туган улын үтергән. Тикшерү комитеты аны шушы гамәлендә гаепләп, җинаять эше кузгаткан. Тикшерү версиясе буенча, хатын баласының ризыгына июльдән сентябрь ахырына кадәр спирт кушып биргән. Римма бу гамәлен, баланы тынычландыру өчен эшләдем, дип аңлаткан, диелә Алекесеевскиның "Заря"...

Татарстанның Алексеевск районы Ялкын авылында торган 29 яшьлек Римма Черчесова быел 26 июльдә туган улын үтергән. Тикшерү комитеты аны шушы гамәлендә гаепләп, җинаять эше кузгаткан. Тикшерү версиясе буенча, хатын баласының ризыгына июльдән сентябрь ахырына кадәр спирт кушып биргән. Римма бу гамәлен, баланы тынычландыру өчен эшләдем, дип аңлаткан, диелә Алекесеевскиның "Заря" газетасында.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 сентябрьдә сабый этил спирты белән агуланудан үлгән, аның баш мие һәм үпкәләре шешенгән булган. Экспертиза нәтиҗәләре баланың канында алкоголь 17 мл күләмендә 40 процентлы этил спирты эчкән кадәр булуын күрсәткән.

Хәзерге вакытта хүатын-кыз кулга алынган. Җинаятьне тикшерү эше дәвам иттерелә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса