Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана капиталының 25 мең сумын хәзер үк алырга була

2016 елның 30 сентябренә кадәр сертификат алган, яисә алачак һәрбер гаилә, әгәр ул акчаны файдаланмаган икән, аның 25 мең сумын хәзер үк алу хокукына ия. Бер тапкыр бирелә торган бу мөмкинлектән РФ территориясендә яши торган сертификат ияләренең һәрберсе файдалана ала. Сертификат алуга хокук биргән баланың ничә яшькә җиткән булуы мөһим...

 

2016 елның 30 сентябренә кадәр сертификат алган, яисә алачак һәрбер гаилә, әгәр ул акчаны файдаланмаган икән, аның 25 мең сумын хәзер үк алу хокукына ия. Бер тапкыр бирелә торган бу мөмкинлектән РФ территориясендә яши торган сертификат ияләренең һәрберсе файдалана ала. Сертификат алуга хокук биргән баланың ничә яшькә җиткән булуы мөһим түгел.

Гаризаны агымдагы елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча, Россия Пенсия Фондының территориаль идарәсенә, яисә күпфункцияле үзәккә тапшырырга кирәк. Гаризада сертификат иясенең СНИЛСы һәм ана капиталы сертификатының сериясе, номеры күрсәтелә. Үзегез белән шәхесне раслый торган документ, счёт реквизитлары язылган банк белешмәсе алып килү сорала. Соңгысына 25 мең сум акча, яисә күпмедер өлеше алдан файланылган булып, аннан соң капитал күләме азрак калган булса, калган сумма ике ай эчендә күчерелә. Пенсия фондына гариза биргәндә, шулай ук һәрчак үзегездә саклана торган ана капиталы сертификаты белән мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы да кирәк була. Бу акчаны гаилә үзе теләгәнчә, ягъни төрле кирәк-яракка да тота ала.

Ана капиталына хокукы булып та, әле дәүләт сертификаты алу өчен Пенсия фонды идарәсенә гариза язып өлгермәгән гаиләләр үзләре шәхсән килеп, берьюлы сертификат алу өчен дә, бер тапкыр бирелә торган шушы акчаны сорап та гариза яза алалар.

2016 елның 1 июленнән ана капиталы средствосыннан бер тапкыр бирелә торган түләү акчасын сорап язган гаризаны ПФР сайтының "Гражданинның шәхси кабинеты" ("Личный кабинет гражданина") аша электрон вариантта да тапшырырга мөмкин. Мондый хезмәттән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (gosuslugi.ru) расланган исәп язмасы булган кешеләр файдалана ала. Электрон формада гариза җибәргәндә гражданинның клиентлар белән эшләү бүлегенә шәхсән килеп йөрүе таләп ителми.

- Әлеге мәсьәлә буенча якын киләчәктә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны артыр дип уйлыйбыз. Шуңа күрә дә, озын чиратлар хасил булмасын өчен, андый кешеләрнең үзләренә уңайлы вакытны билгеләп, кабул итүгә алдан язылып кую хезмәтеннән файдалануларын сорыйбыз, - ди Россия Пенсия Фонды ТР идарәсе управляющие Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса