Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатылып торырга мөмкин

РФ Хөкүмәтендә ана капиталы индексациясен 2020 елга кадәр "туңдыру" мөмкинлеге турында закон проекты әзерләнә, дип хәбәр итә "Интерфакс" үз чыганагына сылтама белән. Документта "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы закон нормасын (аның нигезендә ана капиталы күләме ел саен инфляция үсешен исәпкә алып яңадан карала) туктатырга тәкъдим ителә. Агентлык әңгәмәдәше...

РФ Хөкүмәтендә ана капиталы индексациясен 2020 елга кадәр "туңдыру" мөмкинлеге турында закон проекты әзерләнә, дип хәбәр итә "Интерфакс" үз чыганагына сылтама белән.

Документта "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы закон нормасын (аның нигезендә ана капиталы күләме ел саен инфляция үсешен исәпкә алып яңадан карала) туктатырга тәкъдим ителә.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп узганча, закон проекты шулай ук Россия Геройларына, СССР Геройларына, ветераннарга, инвалидларга, Чернобыль АЭС һәлакәтендә һәм "Маяк" җитештерү берләшмәсендә, шулай ук Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары аркасында зыян күрүчеләргә тиешле социаль түләүләр индексациясенең бердәм тәртибен тәкъдим итә. Документ буенча түләүләр хәзерге вакытта пенсия кебек һәр елның 1 февралендә индексацияләнәчәк.

РФ Хөкүмәте Социаль үсеш департаменты Министрлар Кабинетына проектны хупларга тәкъдим иткән.

Элегрәк 2017 елда ана капиталы күләме индексацияләнми һәм 2016 ел дәрәҗәсендә (453,026 мең сум) кала дип хәбәр ителгән иде. Шулай итеп, ана капиталы күләме өченче ел рәттән үзгәрми.

Сентябрь ахырында вице-премьер Ольга Голодец 2017 елда ана капиталы индексациясе мөмкинлеге буенча фикер алышу бара дип белдергән иде.

РФ Пенсия фонды мәгълүматлары буенча 2007-2015 елларда ана капиталын 6,5 миллионнан артык гаилә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса