Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана капиталы сертификаты һәм айлык түләү – берьюлы

Татарстанда гаиләләр бер үк вакытта Ана капиталы сертификатына һәм икенче бала өчен айлык түләү алуга гаризалар тапшыра ала.

Икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган, уллыкка яки кызлыкка алынган икән,  программаның төп юнәлешләренә капиталның бөтен суммасын файдаланмаган түбән керемле Россия гаиләләре Ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә торган акча алу хокукыннан файдалана ала.

“Ана капиталына хокук алган, ләкин сертификат сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр күпфункцияле үзәк яки Пенсия фондына берьюлы ике гариза бирә ала: ана капиталы сертификатына һәм бала өчен яшәү минимумы күләмендә аның акчаларыннан айлык түләү алуга. Шул ук вакытта  ата-аналар балаларына СНИЛС рәсмиләштерә дә ала”, – дип билгеләп үтте ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гаиләнең айлык түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен “Гаиләнең уртача кереме ничек исәпләнә” дигән бүлектәге калькулятордан файдаланырга кирәк. Түләүгә гаризаны икенче бала туганнан алып, ел ярым дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.

Беренче алты айга кадәр  мөрәҗәгать иткәндә, түләү баланың туган көненнән билгеләнә һәм гариза тапшырганчыга кадәрге айларга да түләнә. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткәндә, түләү гариза биргән көннән соң түләнә. Шул ук вакытта акчалар Ана капиталы сертификаты хуҗасы исәбенә  күчерелә.

Узган елның икенче кварталында республикада балалар өчен каралган айлык минималь түләү күләме 8 490 сум тәшкил иткән. Татарстанда 200гә якын гаилә Ана капиталы акчаларыннан айлык түләү ала.

Ай саен түләнә торган акча балага 1 яшь 6 ай тулганчы  түләнә, әмма беренче түләү чоры бер елга исәпләнгән. Шуннан соң аны билгеләү өчен кабат гариза бирергә кирәк. Әгәр Ана капиталы тулысынча файдаланылса, гаилә яшәү урынын үзгәртсә яки балага яшь ярым булса, түләү туктатыла. Кирәк булган очракта, түләүләрне туктатырга мөмкин.

Бөгелмә районы һәм шәһәренең Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса