Җан җылысын кушып һәр эшкә
Татьяна Ишкова үзен беркайчан да сукыр дип санамаган, һәр начар күрүче шулайдыр дип уйлый.
Татьяна Гурьевна 1955 елда Улан-Удэ шәһәрендә дөньяга килә. Аның әнисе заводта тимерне эретеп ябыштыручы булып эшли. Алар гаиләдә дүрт бала була: өч кыз һәм бер ул.
– Без кечкенә чакта олы апам инде кияүдә иде. Үз тормышлары белән яшәделәр. Әти белән әнинең тормыш юллары аерыла. Шуңа күрә без апам, абыем, әнием һәм мин дүртәү яшәдек, – дип исенә төшерә Татьяна ханым. – Бүгенгесе көндә алар бар да мәрхүмнәр инде. Әтиемнең кем булып эшләгәнен хәтерләмим. Аның белән бары ике тапкыр күрештем: беренчесендә – 18 яшем тулгач, икенчесендә – аны соңгы юлга озатканда.
Татьяна барлык гадәти балалар кебек беренче сыйныфка укырга керә. Иптәш кызлары белән мәктәптә хәреф-саннарны өйрәнү бик ошый бәләкәй кызчыкка. Ләкин икенче сыйныфка укырга кергәч, аның күзләре начар күрә башлый.
Далее читайте в новом номере "Бугульма Авазы".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа