РФ Президены Владимир Путин Америка актеры Стивен Сигалга Россия гражданлыгын бирде, чөнки актер озак вакыт моңа ирешергә теләде, дип яза "ТАСС".
"Бу - Сигалның теләге, ул озак вакыт моңа ирешергә теләде һәм Президентка Россия гражданлыгы бирүне сорап мөрәҗәгать итте", - дип белдергән журналистларга дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
"Ул шактый танылган актер, бу да аны Россия Федерациясе гражданлыгына кабул итү өчен нигез булды", - дигән Кремль вәкиле.
Америка актерына Россия гражданлыгы бирү турындагы Указ 3 ноябрьдә дөнья күрде. Сигал Россиядә еш кунак була. Мисал өчен, агымдагы елның сентябрендә "Край света" кинофестивалендә катнашу өчен ул Сахалинга килгән иде.