Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Алыштыргысызлар юк!

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгындагы хәлләр турында министр Ирек Фәйзуллин сөйләде. Татарстанда 990 мең квадрат метр мәйданда торак төзелгән. Әлеге эштә артта калып барган район җитәкчеләрен Президент тәнкыйтьләде: "Подрядчы оешмалар белән килешүне үзегез төзедегез. Әгәр дә начар эшлиләр икән - алыштырыгыз! Бездә алыштыргысызлар юк дип уйласагыз, бик ялгышасыз", -...

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгындагы хәлләр турында министр Ирек Фәйзуллин сөйләде. Татарстанда 990 мең квадрат метр мәйданда торак төзелгән. Әлеге эштә артта калып барган район җитәкчеләрен Президент тәнкыйтьләде: "Подрядчы оешмалар белән килешүне үзегез төзедегез. Әгәр дә начар эшлиләр икән - алыштырыгыз! Бездә алыштыргысызлар юк дип уйласагыз, бик ялгышасыз", - дип кискен фикерен белдерде.

Аннан соң министр аерым программаларның ничек үтәлешенә тукталды. Сугыш ветераннары һәм толлары өчен Бөгелмә муниципаль районында 20 квартирлы бер йорт төзелә. Ел ахырына кадәр 18 ятим бала да тораклы булыр дип көтелә (Восточный авылында алар өчен 4 йорт төзелеп, куллануга тапшырылды инде). Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр; чернобыльчеләр өчен төзелә торган торак программаларында, ни кызганыч, Бөгелмә катнашмаган. Яшь гаиләләр программасы нигезендә 1 гаилә тораклы булыр дип көтелә. Спорт мәйданчыкларын төзү эше дәвам иттерелә. Бездә быел шундый 7 мәйданчык куллануга тапшырылыр дип көтелә, алары инде төзелеп беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса