Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Алтын көз” әдәби-музыкаль кичә

Өлкәннәр көнендә Карабаш бистәсе китапханәсе үз укучылары өчен ишекләрен ачты, “китапханә кафесында” чәй өстәле әзерләнде, яңа китаплар тәкъдим ителде.

Китап укучылар һәм бирегә килүчеләр игътибарына В.Чугринадан 32нче Халыкара күргәзмәдә танылган язучылар белән ВДНХда В. Яковлевның “Возраст счастья” китабы күргәзмәсендә узган очрашулар турында фотокүргәзмә күрсәтелде, анда автор өлкән буын кешеләре турында уникаль тарихларны тасвирлады, китапны Р. Большагина тәкъдим итте.

    Китапханәче кунакларны Татарстанның уникаль табигый һәм тарихи-мәдәни мирасына багышланган “Родники жизни” («Тормыш чишмәләре») дигән кызыклы китап белән таныштырды. Татар һәм рус телләрендә танылган башкаручыларныж музыкалары яңгырады, чәй табыны артында ашыкмыйча әңгәмә алып барылды, кичә бик җылы һәм күңелле үтте.

 

Әнисә САМУЧЕНКОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса