Алтай татарлары "Карга боткасы" пешерә
(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 15 апрель көнне Алтай краеның Барнаул шәһәрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар "Карга боткасы" пешерә. Бу хакта "Дулкын" татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә. "Ниһаять, безгә дә яз килде һәм бу безнең барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга. Аны без бергәләп бәйрәм итәргә телибез", - диелә...
(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 15 апрель көнне Алтай краеның Барнаул шәһәрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар "Карга боткасы" пешерә. Бу хакта "Дулкын" татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә.
"Ниһаять, безгә дә яз килде һәм бу безнең барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга. Аны без бергәләп бәйрәм итәргә телибез", - диелә хәбәрдә.
Бәйрәмдә иң тәмле ботка пешерүчене дә ачыклаячаклар.
Беренче тапкыр Алтай татарлары "Карга боткасы"н 2015 елда үткәргән. Шуннан алып әлеге чара ел саен уздырыла һәм дистәләгән милләттәшләрне җыя.
Мәгълүм булганча, борын заманда кешеләр язны кара каргалар канатларында алып килә дип уйлаган. Шуңа күрә карлар эреп, гөрләвекләр йөгерә башлагач, алар кайткан хөрмәткә бәйрәм ясаган. Бу йола хәзер дә татар халкында популярлыгын югалтмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа