Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Алма бәлеше

Алма бәлеше телеңне йотарлык булды. Сез дә пешереп карагыз әле.

Пешерү өчен кирәк булачак:

1 кг алма
3--4 йомырка
300--350 г он
200 г шикәр комы
50 г май
тоз


Алманы әрчеп дүрткә бүләргә дә үзәген алырга. Һәр кисәкне 5 мм калынлыкта итеп аркылыга турарга һәм каралмасын өчен тозлы суга салып куярга.
Тирән савытка йомырка, шикәр комы, тоз, май, өстәп күпертергә.
Аннары он салып, бертөрле масса булганчы болгатырга.
Шуңа ук туралган алманы салып катнаштырырга.
Барысын да майлаган һәм сохари сипкән табага салып 3--4 минут плитәдә тотарга, ә аннан кызу мичкә яки духовкага куеп, әзер булганчы пешерергә.
Күпереп пешкән бәлеш өстенә шикәр оны сибәргә һәм кисеп табынга чәй янына бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса