Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аллаһ ярдәм бирә: күзе күрмәүче Аяз Хәлимов Коръән уку буенча узган Бөтенрусия бәйгесендә беренче урын алган

Күзе күрмәүче Аяз кечкенә чакта дәү әнисе аңа догалар өйрәткән. Якыннарының хәерхаклы мөнәсәбәте, үзенең тырышлыгы, укытучылары ярдәме белән Аяз төрле дини һәм фәнни бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулап кына тора хәзер. Әле август аенда Чечня башкаласы Грозныйда күрмәүчеләр арасында Коръән уку буенча узган Бөтенрусия бәйгесендә беренче урынны алды ул!...

 

Күзе күрмәүче Аяз кечкенә чакта дәү әнисе аңа догалар өйрәткән. Якыннарының хәерхаклы мөнәсәбәте, үзенең тырышлыгы, укытучылары ярдәме белән Аяз төрле дини һәм фәнни бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулап кына тора хәзер. Әле август аенда Чечня башкаласы Грозныйда күрмәүчеләр арасында Коръән уку буенча узган Бөтенрусия бәйгесендә беренче урынны алды ул!

- Дус хатыныннан "Сөләйман" мәчетендә күрмәүче балалар өчен лагерь эшләвен ишетеп, әни 2008 елда мине шунда алып килде, - дип сөйли Казанда күрмәүче балалар белем ала торган 172 нче махсус мәктәптә, 7 нче сыйныфта укучы Аяз. - Бу вакытта миңа сигез яшь иде, 20 көн шул лагерьда яшәп, дин сабаклары алдым. Биредә миңа бик ошады һәм лагерьга өч җәй рәттән йөрдем. Шулай ук әлеге мәчетнең якшәмбе мәктәбендә укыдым. Хәзер мәктәптәге дәресләрдән соң атнага өч тапкыр "Ярдәм" мәчетенә укырга йөрим.

- Аяз күңеленә дин сабакларының беренче орлыкларын дәү әнисе белән дәү әтисе салды, - ди Аязның әнисе Гүзәл ханым. - Ә Брайль ысулы (гади генә әйткәндә, күрмәүчеләр кабарынкы төрткеләр рәвешендә язылган хәрефләрне бармаклары белән тоеп укыйлар - Н.С.) буенча укырга, өй эшләрен мөстәкыйль әзерләргә Лаештагы күрмәүчеләргә белем бирә торган мәктәптә өйрәттеләр. Аяз беренчедән өченче сыйныфка кадәр шул мәктәптә укыды. Без андагы укытучыларга бик рәхмәтле. Аннан Аязны Казандагы 172нче мәктәпкә бирдек. Хәзер улыбыз сыйныфында алты бала, барысы да малайлар. Гадәти мәктәптәге кебек барлык фәннәрне дә өйрәнәләр. Брайль ысулы буенча укыйлар. Башта "Сөләйман" мәчетендә укыткан, хәзер менә "Ярдәм" мәчетендә белем бирүче укытучыларга да рәхмәтле без, күрмәүче балаларга гарәп әлифбасын, Ислам дине нигезләрен, догалар өйрәтәләр. Балаларны гына түгел, безне - мәчеткә балаларын йөртүче ата-аналарны да шәригать кануннары белән яшәргә чакыралар. Аязны мәктәпкә, мәчеткә йә мин, йә әтисе (ул төзүче) - кем өйдә, кемнең вакыты бар, шул алып бара, алып кайта. Аяз - гаиләдә икенче бала. Беренче улыбыз Дамир үзе әти инде хәзер, Булат исемле улы бар. Дамир белән Аязның яшь аралары - 19 ел. Беренче бала туганнан соң шулкадәр вакыт үткәч бирде безгә Ходай Аязны.

Вакытыннан иртәрәк туган улыбызның берни күрмәвен мин аңа биш ай ярым вакытта абайлап алдым һәм сырхауханәләргә йөртә башладым, ләкин табиблар безгә ярдәм итә алмадылар... Бик ягымлы, тыңлаучан, тырыш бала ул. Күрмәүчеләр - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип йөртелсәләр дә, Ходай кешегә яшәү, уку, камилләшү өчен барлык мөмкинлекләрне биргән бит. Кемдер ул мөмкинлекләрдән файдалана, ә кемнәрдер - юк. Безнең балалар һәм без - аларның әти-әниләре, кешеләрнең мөмкинлекләре чикләнмәгәнлеген исбатларга тырышабыз. Аллаһ ярдәм бирә. Аяз 2010 елдан бирле "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дип аталган конкурста катнаша. Балаларга Коръәнне дөрес укырга өйрәтү, аларны әхлакый-рухи яктан үстерүгә юнәлдерелгән әлеге бәйге быел уналтынчы тапкыр үткәрелде инде. Анда Русиянең төрле төбәгеннән 4 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар Коръәнне, ислам нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтеп, үзара көч сынашалар. Аларга шулай ук ислам тарихы һәм танылган тарихи шәхесләр турында сораулар бирелә. "Сөләйман" мәчетендәге тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид дүрт бала, шул исәпттән безнең Аяз да, Коръәннән озын сүрәләр белүләре, аларны көйләп, матур итеп укулары белән конкурста жюрины таң калдырганнар иде.

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" конкурсында Аяз 2011 елда - беренче, быел икенче урынны алды. Ул шулай ук музыка мәктәбенә йөри - флейтада уйнарга өйрәнә. "Хрустальное сердце мира" дип аталган Халыкара фестиваль-конкурста флейтада уйнап, былтыр - икенче, быел өченче урынны яулады. Былтыр шулай ук Казан федераль университеты Даль сүзлеге буенча үткәргән фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, өченче урынны алды. Бик актив ул, укырга, дисклардан төрле догалар, кызыклы мәгълүматлар тыңларга ярата, күрмәүчеләр өчен махсуслашкан ике китапханәгә йөри, спорт яңалыкларын бирелеп тыңлый, бик күп спортчыларның исемнәрен белә.

Улыбызның быел 24 августта Грозный шәһәрендә күрмәүчеләр арасында Коръәнне Брайль ысулы буенча гарәпчә уку конкурсында беренче урын алуы безнең өчен зур вакыйга булды, билгеле. Ул дәрәҗәле бәйгедә илнең төрле төбәгеннән (Ингушетия, Дагыстан, Чечня, Ставрополь, Татарстан һ.б.) килгән 20дән артык конкурсантны шактый күренекле дин әһелләре тыңлаган. Мин конкурска бармадым. Безнең республикадан балаларны Русия ислам университеты карамагындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров алып барды һәм конкурста хөкемдарларның берсе булды. Аяз гарәпчә язылган Коръәнне тулысынча укый, 95 битен яттан белә - магнитофоннан өйрәндек, гомумән, магнитофон - безнең аерылгысыз "дус" ул.
 
Грозныйда узган конкурста җиңүе белән котлап, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев Президент исеменнән Аязга күрмәүчеләр өчен махсус программасы булган ноутбук бүләк итте.
Аязның күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыты юк, ул гел нәрсә белән дә булса мәшгуль. Интернетта "Вконтакте"да үз "бите" бар, анда фотоларын куябыз, электрон почтасына килгән хәбәр-язмаларны махсус программадан тыңлый. Ураза, Корбан Гаетләрендә әтисе белән мәчеткә бара. Киләчәктә Аллаһ ярдәме белән намаз укырга да, мәктәпкә һәм мәчеткә мөстәкыйль йөрергә өйрәнер дип ышанабыз.
 
Рәсемдә: Аяз Хәлимов Грозныйда Бөтенрусия конкурсында чыгыш ясый.
Нәзилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса