Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һаләкәткә очраган автобус пассажиры: «Искә төшерергә дә куркыныч»

Һәлакәткә очраган автобуста Чаллы кешесе Юрик Симонян да булган. Бәхетенә, ул исән калган, хәзерге вакытта шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. 27 яшьлек Юрик Самарага туганнарына кунакка барган булган. Самарага беренче генә баруы түгел тикән. - Мин автобус салонының арткы рәтләренә утырган идем. Салон тулы түгел иде. Хатыныма шалтыраттым. Ул...

Һәлакәткә очраган автобуста Чаллы кешесе Юрик Симонян да булган. Бәхетенә, ул исән калган, хәзерге вакытта шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. 27 яшьлек Юрик Самарага туганнарына кунакка барган булган. Самарага беренче генә баруы түгел тикән.

- Мин автобус салонының арткы рәтләренә утырган идем. Салон тулы түгел иде. Хатыныма шалтыраттым. Ул мине Чаллыда «Автостанция» тукталышында машина белән каршы алырга тиеш иде. Шуннан соң йокыга киткәнмен, - дип сөйләгән ул "Челнинские известия" газетасы корреспонденты Ләлә Гайфетдиновага.

Юрик Симонян автобусның һәлакәткә ничек очравын, салонда ниләр булганын күрми дә калган. Шартлау дулкыны аны ватылган тәрәзәгә очырган.

- Күземне ачканда мин урамда идем, киемнәрем ертылып, канга буялып беткән, кулларым яраланган иде. Автобус күз алдымда берничә минут эчендә янып бетте. Әйләнә-тирәмдә елаш-үкереш, авыртудан ыңгырашу... Искә төшерергә дә куркыныч, - ди ул.

Юрик улын сагына. Аның ике ай элек кенә Арсен исемле улы туган. Хатыны уллары белән хастаханәгә дә килеп киткән. Тормыш иптәше аны биредән үзе эзләп тапкан. Юрикның автобуста телефоны янган. Үзенең исә шалтыратып әйтергә хәле дә булмаган.

2 июльне Юрик Симонян икенче туган көне дип саный. Телефоннан кала аның автобуста документлары да янган.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса