Алимент түләүләрен түләтү мәсьәләсе буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне
Ул көнне 3 хатын-кыз мөрәҗәгать итте
Халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау, опека һәм башка хезмәтләр вәкилләре 2020 елның 1 сентябрендә гражданнарны бердәм кабул итү көнендә катнаштылар. Чара алимент түләүләрен түләттерү мәсьәләсенә багышланган иде. Ул көнне 3 хатын-кыз мөрәҗәгать итте, алар балаларына тиешле алимент вакытында түләнмәгән әниләр иде.
Бүлек башлыгы – Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе өлкән суд приставы Э.Х. Дәүләтова консультацияләр һәм җентекле аңлатмалар бирде.
Фото: Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа