Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдан чарасын күрсәң, җаның тыныч, мал-мөлкәтең имин булыр

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аеруча төгәл үтәү кирәклекне үз йортларында яшәүчеләрнең исләренә төшерә.

Бүлек хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр үзләре халык арасында актив профилактик эш алып баруга карамастан, Бөгелмә районы территориясендәге шәхси йортларда, дачаларда, сарайларда, башка корылмаларда һәр көнне диярлек янгын чыгу очраклары булып тора. Ул янгыннарның төп сәбәбе, кагыйдә буларак, электр үткәргечләрнең тузган булуына, мич һәм газ җиһазларын дөрес файдаланмауга, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итүгә кайтып кала. Фаҗигаләргә юл куймас өчен һәр йорт һәм башка корылмалар хуҗасы көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Бу, нигездә, торак йортны да, территорияне дә, электр үткәргечләрнең дә торышын һәм төзеклеген игътибар үзәгендә тотудан гыйбарәт.  

Территориядә

бакча участоклары территорияләре янып китәрдәй калдыклардан һәм чүпләрдән, савытлардан, корыган үлән. Коелган яфрактан һ.б. вакытында чистартылып торырга тиеш. Аларны махсус мәйданчыклардагы контейнер я әрҗәләргә тутырып, тиешле урыннарга илтеп түгү кирәк. Һәм мондый саклык чаралары ел әйләнәсенә күрелергә тиеш; 

су чыганагына, йортлар, корылмалар янына килү, бакчалар арасыннан үтеп йөрү юллары һәрвакыт  чистартылган, ачык булырга тиеш; 

тиз кабынып китүчән сыекчалар салынган савытларны, ә тагын газ баллоннарын ачык урыннарда, ишегалларында калддырырга ярамый; 

газ баллоннарының (12 литрдан артык сыешлы баллоннар турында сүз бара, алар 3 данәдән артык булырга тиеш түгел) стенаның тышкы ягында, ышык урында аерым корылмада, ишектән 5 метрдан да якын булмаган арада урнаштырылуы шарт; 

йорт-корылмалар янында учак ягу һәм утлы көлне якын-тирәгә түгү дә тыела. 

Торак йортларда

һәр торак йорт янында янгынга каршы көрәшерлек кораллар, биеклеге түбәгә җитәрлек, ә түбәдә исә аның иң очына менеп җитәрлек тагын бер  баскыч, җәй көннәрендә мичкә белән су торырга тиеш;  

чардактагы, техник катлардагы, подвалдагы тәрәзәләр пыялаланган, ишекләре ябык хәлдә булырга тиеш.

Электр челтәрен һәм приборларны файдаланганда тыела

изоляциясе зарарланган үткәргечләр һәм шнурлардан файдалану, үткәргеч чыбыкларны төйнәү, аларга абажурлар һәм люстралар асып кую;

электр үтүкләрен, чәйнекләрне, плитәләрне янмый торган аслыктан башка куллану, үзбелдек белән ясаган электр приборларыннан файдалану; 

электр челтәрен саклау өчен кулдан ясалган предохранительләр куллану (чыбыклар, кадак һ.б.);

куәтле берничә приборны электр чыганагына берьюлы тоташтыру; 

торак йортны яктырту калканына үзбелдек белән керү.  

Электр энергиясе килү тукталса, дежур хезмәтнең монтерын чакыртырга кирәк. 

Бакча йортларында, дача, коттеджларда тыела

чардакларда тиз кабынып китә торган сыекчалар, иск җиһаз, хуҗалык кирәк-яраклары һ.б. саклау;  

 эш башкарасы урынны тиз кабынып китәрдәй, яна торган әйберләрдән чистартмый һәм беренчел янгын сүндерү кирәк-яракларын әзерләми торып, электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыру эшләре башкару; 

сарайда, чардакта һәм тиз кабынып китәрдәй сыеклыклар, предметлар саклана торган башка урыннарда тәмәке тарту. 

Истә тотыгыз: ут белән һәрчак сак эш итү кирәк.

Көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта “101” яки “01” телефоны аша янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга шылтыратырга кирәк. 

Юрий Хребет, Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде (тәрҗемәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X