Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Алдагыны алдан уйлыйк

1июльдә барлык почта бүлекләрендә һәм шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында 2017 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга, шул исәптән безнең "Бөгелмә авазы"на да алдан язылу башланды. 31 августка кадәр дәвам итәчәк бу чорда матбугат басмаларына язылу бәясе күтәрелми. Шуңа күрә дә, хөрмәтле укучыларыбыз, алдагы көнне алдан кайгыртып, хәзер үк газетабызга язылып куя...

1июльдә барлык почта бүлекләрендә һәм шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында 2017 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга, шул исәптән безнең "Бөгелмә авазы"на да алдан язылу башланды.

31 августка кадәр дәвам итәчәк бу чорда матбугат басмаларына язылу бәясе күтәрелми. Шуңа күрә дә, хөрмәтле укучыларыбыз, алдагы көнне алдан кайгыртып, хәзер үк газетабызга язылып куя аласыз. Сентябрьдән бәяләр арта калса, әзме-күпме акчагыз да янга калыр, күңелегез дә тыныч булыр.

Алдан язылу акциясе барышында "Игелек агачы" ("Дерево добра") дип атала торган хәйрия акциясе дә дәвам итә. Ягъни һәр кеше, теләгән газета я журналына үзе генә язылып калмыйча, якыннарына, туганнарына һәм балалар йортларына, интернат-мәктәпләргә, ветераннар һәм картлар йортларына, социаль оешма карамагындагы учреждениеләргә дә басмаларны яздыртып бүләк итә ала.

Алдан язылу кампаниясендә "Бөгелмә авазы"на 6 айга язылу бәяләре: почта аша алдыручыларга - 564 сум 78 тиен, оешмалар өчен - 650 сум 70 тиен. Альтернативалы язылу мөмкинлекләреннән файдаланучылар өчен дә бәя хәзергә элеккечә кала: газетаны редакциядән килеп алучыларга - 300 сум , китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һ.б. аша алдыручыларга - 360 сум. Исегезгә төшерәбез, сез берьюлы 6 айга түгел, ә 5, 4, 3, 2, хәтта 1 айга да языла аласыз.

Хөрмәтле әбунәчеләребез, әлеге мәгълүматны уку белән, мөмкинлектән файдаланып калырсыз, "Бөгелмә авазы"на арзанрак бәядән язылып кую хәстәрен күрерсез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса