Алдагы шимбәдә бөгелмәлеләр ачык һавада анимацион фильм карый алачак
Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Бөгелмә муниципаль районының «Үзәкләштерелгән район клуб системасы» күчмә мәдәни үзәге Бөгелмә шәһәре халкын һәм кунакларын 15 август көнне 19.30 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркына (Красноармейская ур.) «Большое путешествие» (6+) анимацион фильмын карарга чакыра.
Һава шартлары начарайган очракта, сеанс булмаячак.
Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә, 8 августта, «Бөтендөнья урам киносы фестивале» кысаларында, үзәк сулыктагы лекторийда кыска метражлы фильмнар күрсәтү оештырылган иде.
Безнең шәһәрдә иң күп тавышны режиссер Иван Соснинның кыска метражлы «Большая восьмерка» тасмасы җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа