Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Алар илгә җиңү алып килде!»

Патриотик сәгать

Җиңү көне алдыннан «Бәхет тәме» клубында катнашучылар өчен Халыклар дуслыгы китапханәсендә «Алар илгә җиңү алып килде!» дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Чара барышында кунаклар кабат үзләренең бала чакларын урлаган авыр сугыш елларын хәтергә төшерделәр, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын сурәтләгән фронтовик-шагыйрьләребезнең һәм замана авторларының шигырьләрен укыдылар. Шулай ук 2 нче «Батыр» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әдәби-музыкаль композициясе чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар шигырьләр сөйләп, сугыш турында җырлар җырлап тамашачыларны сөендерделәр.

Чара ахырында барча кунаклар “Сугыш уты күңелләрне яндырмады” («Огонь войны души не сжег») флешмобына чыктылар һәм узып баручыларга Георгий тасмалары тараттылар. Өлкән буын вәкилләре, аларны такканда шәһәрдәшләргә бәхет, сәламәтлек һәм тынычлык теләделәр.

 

Халыклар дуслыгы китапханәсенең баш китапханәчесе Нуретдинова А.Ф.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса