Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Алар — безнең балалар, алар яхшы ашарга тиеш», — диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин

​​​​​​​«Балаларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе», -- диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Роспотребнадзор федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында балаларны сыйфатлы тукландыру мөһимлеге турында сөйләде.
«Балаларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе. 2019 елда җәйге лагерьларда балаларны сыйфатлы ризык белән тукландыру, мәктәпләрдә укучыларга кайнар ризык ашату буенча зур эш башкарылды», — диде.
Ул республика башкарма хакимият органнарына, муниципаль берәмлекләре башлыкларына 2020 елда балаларны тукландыру буенча яңа бурычлар куелуын искәртте. «Бу юнәлештә Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары, Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, Роспотребнадзорның уртак эше кирәк», — диде беренче вице-премьер.
Рөстәм Нигъмәтуллин бу мәсьәлә гел республика контролендә булуын искәртте. «Алар — безнең балалар, алар яхшы ашарга тиеш», — диде.
Ул чыгышында Роспотребнадзор хезмәткәрләренә санитар-эпидемиологик иминлек бурычларын хәл итү өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса