Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алабуга егете 15 мең сумга 4 ай сәяхәт иткән - "Новая Кама"

Алабуганың 22 яшьлек егете Максим Карманов автостоп рәвешендә сәяхәт итә. Быел ул 4 айда Россиянең дистәләп шәһәрендә, 5 чит илдә - Төркия, Әзербайҗан, Грузия, Беларусь, Казахстанда булып, 50 мең чакрымнан артык юл узган, тагын сәфәр чыгарга җыена. Бу хакта Алабуганың "Новая Кама" газетасында шушы егет белән әңгәмә урнаштырылган. Автостоп белән...

Алабуганың 22 яшьлек егете Максим Карманов автостоп рәвешендә сәяхәт итә. Быел ул 4 айда Россиянең дистәләп шәһәрендә, 5 чит илдә - Төркия, Әзербайҗан, Грузия, Беларусь, Казахстанда булып, 50 мең чакрымнан артык юл узган, тагын сәфәр чыгарга җыена. Бу хакта Алабуганың "Новая Кама" газетасында шушы егет белән әңгәмә урнаштырылган.

Автостоп белән сәяхәт итәргә ул былтыр керешкән. Май аенда Мәскәү белән Кырымга барган, шул рәвешле, мондый төр сәяхәт кылыр өчен үзе белән нәрсә алырга, үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәнеп, тәҗрибә туплаган. Аннары Яңа ел алдыннан Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Самараны урап кайткан. 30 градуска кадәр җиткән кышкы челләдә барысы 3 мең чакрымлап юл узылган.

Машина йөртүче булып эшләүче егет автостоп сәфәренә очраклы гына Интернетта кызларның шулай сәяхәт кылуы турында видеога яздырган ролигын карап кызыккан. Эштән китеп, сәяхәтнең бу очсыз юлын сынап карарга башта Казанга, аннары Мәскәүгә барган һәм бу аңа ошап киткән. Сәяхәтләрендә кайчак ялгыз була, кайберләрендә юлда очраганнарны иптәш итә. Интернетта төркемнәр туплана, кирәк икән, аның аша юлдаш табып була, ди. Билетны шәһәр эчендә җәмәгать транспортында барганда гына алам, аннан читтә бушлай йөрим, барганда машина йөртүчегә кызыклы булсын дип тырышам, техника ватылып китсә яки ягулык салганда ярдәм итәм, хәлгә кереп, акча сорамыйлар, дип сөйли. "Юлымда төрле кеше очрады, тик явызлар туры килмәде. Кайларда булдың, дип кызыксыналар. Шулай сәяхәт итеп шәһәрләр, илләр турында, анда яшәүчеләр тормышы турында белеп була", - ди. Кунып чыгу өчен фикердәшләрен җәлеп итә торган кунакчыллык сайтларының берсеннән таба, кунакчыллар урында очрый, хәер, урамда төн уздырган вакытлар да була икән. Иң уңышлы сәфәр Грузиягә булган: җирле халык бик кунакчы, ярдәмчел, полицияләре бер патрульдән икенчесенә хәбәр итеп, юлда гел булышып торган. "Зугдидида, мәсәлән, югары дәрәҗәдәге полицейскийга очраклы гына утырып бардык. Палаткалар корып кайда кунып булуын сорагач, безне полиция участогына алып килде, шуның территориясендә 4 палаткада кундык. Участокта ашарга пешердек, телефоннарны кордык, душ кереп чыктык, ә ул вакытта кешеләр эшли иде. Ә Батумида берсенә утырып барган идек, ул 3 тәүлеккә диңгезгә чыкканда безгә яшәп торырга йортының ачкычын калдырды хәтта. Шулай Грузиянең Тбилиси, Кутаиси, Поти, Боржоми, Батуми шәһәрләрендә булдык", - дип сөйли алабугалы Максим Карманов. "Дом для всех" дип аталган проект гамәлдә, мисалга, сәяхәтче йорт яки фатир төшә һәм башка сәяхәтчеләрне дә шунда бушлай кертә, анда очрашулар, лекцияләр, осталык дәресләре уздырыла. Дөрес, проектның үз кагыйдәләре бар. Аерым алганда, Владивосток, Первоуральск һәм Әстерханда шундыйлар булды. Быел бу проект Мароккода 1 декабрьдән 1 февральгә кадәр гамәлдә булачак. Шунда 2 айга барырга җыенам, самолетка билетлар да алып куйдым. Киләсе елга язын Чечняга, җәен Чиләбе, Уфа, Казахстан аша Алтайдагы Чемал бистәсенә барырга һәм Кытай белән Монголиядә булырга җыенам, дип планнары белән уртаклаша ул.

Юлда тел мәсьәләсендә каршылыклар турында егет, мин булган җирләрдә рус телен беләләр, тик Төркия, Грузия, Әзербайҗанда русча белмәгәннәр очрады, ди. "Билгеле, берничә сүзне алдан өйрәнеп куярга кирәк, мисалга, исәнмесез, мин сәяхәтче, акча юк. Бер кәгазьгә язып куйсаң да була. Төрек теле бераз татар теленә охшаш, һәм мин кайбер сүзләрне беләм".

Акча дигәннән, юлга чыгар алдыннан ничә көнгә киткәнне, тәүлеккә күпме акча туздырасын алдан исәпләп куя икән. Ерак сәфәргә киткәндә көнгә 200 сум сарыф итәргә уйлаган идем, чынлыкта, 2 тапкырга кимрәк китте. Әйтик, быел 5 ил узып, 50 мең чакрым узып, 15 мең сумлап акча туздырдым, аның да күпчелеге шәһәр эче транспортында йөргән өчен, телефон элемтәсенә, Интернетка түләүгә тотылды. Гади ризык ашадым, юл буе кафеларында ризык алай кыйммәт түгел, дөрес, ит ризыклары алырга киңәш итмим, ди ул.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса