Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Акыллы” домофон

Аларның өстенлекләре турында “Таттелеком” Бөгелмә РУЭСы җитәкчесе Игорь Шафранский хәбәрчебез белән уртаклашты.

Бүгенге көндә Бөгелмә – куелган видеодомофоннар саны буенча Татарстан шәһәрләре арасында лидер. 400дән артык җайланма тоташтырылган. Бу республика башкаласына караганда да күбрәк.

“Акыллы” домофоннар – хокук бозуларны кисәтү чараларының берсе. Иске үрнәктәге мондый җай-ланмалар ишекне ача һәм аны махсус ачкыч яки домофон трубкасына басып ачарга мөмкинлек бирә. Вакытлар узу белән җирле остаханәләр мондый җайланмаларга универсаль ачкычлар әзерли башлады. Шул сәбәпле, хәзер подъездга теләгән һәркем керә ала. Алар арасында шау-шу куптарырга яраткан компанияләр һәм фатирлар буенча йөрүче мошенниклар да бар.

– Цифрлы домофоннар барлыкка килү белән тормыш куркынычсызрак һәм уңайлырак була бара, – ди Игорь Шафранский. – Алар подъезд янында булган барлык хәлләрне өзлексез язып торучы югары рөхсәтле камера белән җиһазландырылган. “Акыллы” җайланмалар ярдәмендә баланың мәктәптән кайтканын һәм аңа куркыныч янамавын күрергә мөмкин. Йорт янында калдырылган машинага зыян салучыны да ачыкларга җиңелрәк. Шулай ук цифрлы домофон камералары язулары буенча полицейскийлар җинаятьләрне тизрәк ача ала.

Видеодомофон иң алдынгы һәм кирәкле сервисларны кулланырга мөмкинлек бирә. Ул шәхесне тану функциясе булган камера белән җиһазландырылган. Тиздән тагын бер бик мөһим сервис эшли башлаячак. Әйтик, камерага мәгълүматлар базасына кертелгән җинаятьче эләгә икән, мәгълүмат автомат рәвештә полиция кизү частенә тапшырылачак. Гомумән алганда, система торак куркынычсызлыгын шактый арттыра.

УҢАЙЛЫ

Барлык IP-домофон па-нельләре дә интернетка тоташтырылган һәм аларның эшчәнлеген смартфон аша махсус кушымтада күзәтеп була. Аның ярдәме белән торак милекчесе килүчене күрергә, кунак белән сөйләшергә, ишек ачарга мөмкин. Моның өчен фатирда булу мәҗбүри түгел. Домофонга интернет булган дөньяның теләсә кайсы почмагыннан керергә мөмкин.

– Хәзерге вакытта мобиль кушымтага биш җайланманы бушлай тоташтырырга була, – дип сөйли Игорь Зиновьевич. – Функционалны шәхси кабинетта урнаштырырга мөмкин, анда керү шәхси логин һәм пароль аша башкарыла. Мәсәлән, “Имин ишегалды” видеокүзә-түеннән файдаланырга, та-нышларның домофоннарыннан видео карарга була, бу, барыннан да элек, аерым яшәүче өлкән яшьтәге туганнар өчен актуаль. Шулай ук Bluetooth (Блютуз) технологиясе ярдәмендә подъезд ишекләрен автоматик ачу функциясе эшләнә. Бу кеше авыр сумкалар яки коляска белән барганда, ачкычларны алырга җайсыз вакытта аеруча уңайлы.

Алга таба база функционалын тоташтырган кулланучыларга башка хезмәтләр өстәү мөмкинлеге дә булачак. Әлегә алар компания эшкәртүендә.

– Смартфон һәм интернет белән файдаланмаган кешеләр, гадәттәгечә, ишекне электрон ачкыч белән ача алачак, – дип өсти Бөгелмә РУЭСы җитәкчесе. – Цифрлы домофоннар элеккегечә трубкалар белән тәэмин ителә, теләге булган фатир хуҗалары видеомонитор урнаштыра ала.

 

ЫШАНЫЧЛЫ

Домофоннар ремонтка за-явка бирелгәнче үк төзек булмау турында хәбәр итәләр. Алар төрле һава шартларына яраклашкан һәм махсус антивандаль катлам белән капланган.

– Яңа домофоннар урнаштыра башлаганнан бирле, Бөгелмәдә аларны сафтан чыгару омтылышлары берничә тапкыр булды, – дип хәбәр итә Игорь Шафранский. –Төрле яшьтәге аңсыз гражданнар җайланмаларны ныклыкка сынап карадылар: яндырдылар, буяулар һәм эпоксид җилем сыладылар, камераларны кытыршы кәгазь белән ышкыдылар, чүкеч белән кыйнадылар.

Хокук бозучылар табылган, барысына да түләттерү чаралары кулланылган, чөнки “Таттелеком” вандализм фактлары буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

– Хулиганнарны билгеләү бик җиңел. Җайланма системасына тыгылу булганда, идарә пультына сигнал килә. Бер үк вакытта видеофиксация бара, һәм соңыннан ул язма дәлилләү сыйфатында тапшырыла, – дип кисәтә компания вәкиле.

Кайбер бөгелмәлеләр үз-гәрешләргә сагаеп карый. Әмма яңа җайланмаларны уңай бәяләүчеләр һәм аларны дусларына, танышларына тәкъдим итүчеләр дә бар. Алар подъездларның чистаруын, анда чит кешеләр азрак йөрүен, хәтта видеокүзәтү күршеләрне тәртипкә сала, дип билгеләп үтәләр.

– Форсаттан файдаланып, шәһәр халкын тынычландырасы иде, – дип дәвам итә Игорь Зиновьевич. – Домофоннардагы аудио – һәм видеоязмалар чит кулларга эләгүдән куркырга кирәкми. Алар “Таттелеком” компаниясе серверларында саклана һәм ышанычлы якланган.

Бөгелмәдә домофон урнаштыру узган ел башланды. УК һәм ТСЖ “Нефтяник” йортларында 412 яңа төр домофон урнаштырылган инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың бер генә шәһәрендә дә мондый күләмдә акыллы җайланмалар юк.

2022 елда җиһазларны монтажлау “ЖЭУ-6”, “Уют-4” һәм “Таң” идарәче компанияләре йортларында башланачак. Гомумән алганда, шәһәрдә якынча мең ярым IP-домофон урнаштырырга планлаштыралар. Беренче чиратта, дүрт каттан артык күп фатирлы һәм күпләп җепселле кабель салынган торак йортларда төзекләндереләчәк. Провайдерның оешуына бәйлелеге юк, иң мөһиме – интернет булу.

“Таттелеком” җиһазларын алыштыру буенча барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Халык бернинди дә финанс чыгымнары тотмый. Домофонга хезмәт күрсәтү бәясе элеккечә кала. Аңа архив язмаларын саклау, җайланманың үзен, доводчикны, магнитны ремонтлау һәм панельне алыштыру керә. Яңа домофоннар урнаштырылган йортта фатирның һәр милекчесе магнит ачкычлары комплектын ала. Алар конкрет подъездга бәйле, аларны тупларга яки ясарга ярамый.

– Бөгелмә районында “акыллы” домофон урнаштырырга теләгән кешеләр, әмма алар-да җиһазларны алыштыру планлаштырылмаган булса, теләк белдереп идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җыелышны үткә-рергә һәм тиешле документларны рәсмиләштерергә ки-рәк булачак, – дип өстәде Бөгелмә РУЭСы җитәкчесе. – Техник мөмкинлекне бәяләгәннән соң, халык уңайлы-гы һәм иминлеге өчен мөм-кин булганның барысын да эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса