Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акция:Игелек җирдә ятмас

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Бөгелмә авазы"ның 11 май санында газета-журналларга язылу кампаниясе чорына "Россия почтасы" оештырган "Дерево добра" дип исемләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында июнь ахырына кадәр һәркемнең теләсә кайсы почта бүлегенә барып, балалар социаль учреждениеләрен, ветераннарны, өлкәннәрне, әзер абонентларны түләп, вакытлы матбугатка яздыра алуы турында язган идек. Шул уңайдан почта...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

"Бөгелмә авазы"ның 11 май санында газета-журналларга язылу кампаниясе чорына "Россия почтасы" оештырган "Дерево добра" дип исемләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында июнь ахырына кадәр һәркемнең теләсә кайсы почта бүлегенә барып, балалар социаль учреждениеләрен, ветераннарны, өлкәннәрне, әзер абонентларны түләп, вакытлы матбугатка яздыра алуы турында язган идек.

Шул уңайдан почта хезмәткәрләре җирле хакимияттә эшләүче хезмәткәрләрне, эшмәкәрләрне, предприятие-оешмалар җитәкчеләрен, газета мөхәррирләрен, мәдәният әһелләрен, җирле язучыларны бу мөһим акциядә катнашырга чакырды.

19 май - Татарстан матбугаты көнендә Бөгелмә төбәкара почтампның матбугатка яздыру бүлеге (җитәкчесе - Гөлнара Зәйнагытдинова) үзәк почта бүлегендә "День подписчика" уздырды. Бу көнне "Дерево добра" акциясендә катнашырга теләп, биредә 10га якын кеше булып, мәрхәмәтлелек акциясендә катнашты. Иң беренче булып килгән "ТатНИПИнефть" хезмәткәре Антон Мальцев ПСППД бүлеге белгечләре тарафыннан җыелган акчаларга "Бөгелмә шәһәренең ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү үзәге"ндә тәрбияләнүче балаларга ике данә балалар журналы яздырды.

Бөгелмә төбәкара почтампның матбугатка яздыру бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу көнне почта бүлегенә килгән бөгелмәле Л. Галиева да шушы үзәк исеменә һәм "Ялкын" социаль приютына подписка ясаган. Гомумән, алардан тыш, 19 май көнне В. Шипилова, Л. Клементьева (Кече Бөгелмә), Т. Валюк, Минаева, Р. Мирзаһитова, Авзалова - "Ялкын" социаль приютына, Ш. Шакиров "Яңарыш" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенә газета-журналлар яздырганнар. Афәрин, бөгелмәләр!

Акция дәвам итә. Барыгызны да әлеге мәрхәмәтлелек, үзара ярдәмләшү чарасында актив катнашырга чакырабыз.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса