Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акчадан кыйммәтрәк төшенчәләр бар бу дөньяда...

Күптән түгел бөгелмәлеләрне шәһәрнең иске зиратында булган хәл – вәхшилек очрагы – сугышчы-интернационалистларның каберләреннән металл чардуганнарны урлау турындагы хәбәр тетрәндерде.

  Бөек Җиңү көнендә, 9 майда полициягә Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә гомере өзелгән солдатларның туганнары мөрәҗәгать итеп, шул хакта хәбәр җиткерә. Соңрак исә металл каракларының шәһәр һәм район зиратларында тагын ун каберне, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветеранының каберен дә талаганнары ачыкланды.

“Без барасы җирләрдә биек таулар бар, шуңа да шактый тирләргә, җәфаланырга туры киләчәк, диләр. Җитмәсә, баш өстендә – кызу кояш, җилкәләрдә – бронежилет, пулемет һәм аның  400 патроны. Миңа бу берни түгел – тулы экипировкада тауларга менәргә күнектем инде. Сез әле минем ӘДРда (Әфганстан Демократик Республикасында) хезмәт итүем белән горурланырсыз. – Редакция искәрмәсе). Бу чын батырлык,   кыюлык, ныклык мәктәбе бит”, – дип язган үзенең соңгы хатында Володя Сапожников.

Ә берничә көннән соң часть командиры солдатның әнисе Нина Егоровнага улының хәрби бурычын үтәгәндә сугышта батырларча һәлак булганын хәбәр итә. Кызыл Йолдыз ордены белән егет үлгәннән соң бүләкләнә.

Аның абыйсы Җиңү көнендә зиратта булып, анда каракларның каберләрне мәсхәрәләп киткәнен беренче булып күреп ала.

Мин абыем янына гел киләм. Еллар узды дип кенә югалту ачысы кимеми. Ул 19 яшендә китте... Бик шәп егет иде Володя. Аралашучан, музыка, техника яраткан, спорт белән мавыккан. Педагог булырга һәм балалар белән эшләргә хыялланды. Армиягә хезмәт итәргә дә зур теләк белән китә. Десант гаскәрләренә эләгүе белән горурлана. Без шушы хәлдәге каберне күреп, сүзсез калдык. Әлегә кадәр аңга килә алмыйм, абый өчен күңелем рәнҗи. Милициядә хезмәт иткән вакытта әллә нинди хәлләр күргәнем булса да, мондыйны һич көтмәгән идек, – дип сөйли отставкадагы майор Александр Сапожников.

Металл койманың 50 килограммлы авыр секцияләрен варварлар төбе–тамыры белән каерыап алган. Бетон баганалар гына утырып калган. Ә икенче бер әфганчы – Леонид Горбуновның кабереннән металл урлаучылар ала алган бар нәрсәне дә алып китә.

Күргәннәре турында Александр Евгеньевич шунда ук полициягә, шәһәр администрациясенә һәм район хәрби комиссариатына хәбәр итә. Ә кич белән күргәннәре турында гараж буенча күршесе, механика заводы инженеры Константин Кудиновка сөйли. Алга таба вакыйгалар баш әйләнгеч тизлек белән алышына башлый. Инде икенче көнне үк БМЗдан шылтыраталар – берничә көннән соң ук завод активистлары яңа чардуганнар ясап, зиратка илтергә һәм аны урнаштыру  эшләрен башкарырга әзер булуларын хәбәр итәләр.

– Урланган чардуганны да механика заводы акчасына ясаган иде. 2016 елда предприятие хезмәткәрләре, башка битараф булмаган кешеләр белән бергә, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган бөгелмәлеләрнең каберләренә шулай чардкганнар куюда катнаштылар. Хәзер алар янә бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алдылар, каберләрне тәртипкә китерделәр, чардуганнар урнаштырдылар, буядылар. Безнең хәсрәтебезгә битараф калмадылар. Хезмәтләре өчен ул чакта да, хәзер дә бездән бер тиен дә акча алмадылар. Акча тәкъдим итә башлагач, хәтта үпкәләделәр. Ходай аларга сәламәтлек бирсен! Без баш иеп, предприятие хезмәткәрләренә һәм җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәбез...

Тагын берничә көннән соң Леонид Горбунов каберендә дә яңа чардуган пәйда була. Яңа чуен коймаларны хәзер  урлау бик кыен булачак, кувалда белән чәрдәкләп ала алсалар гына инде. Конструкцияләрне кыска гына вакыт эчендә кою участогы белгечләре әзерләде.

– Кызганычка, бездә шундый мәнсез бәндәләр дә бар шул әле, алар өчен изге саналган бер нәрсә дә юк! Без эшкә бик теләп тотындык, бу – хәтер бурычы. Без ясаган чардуганнар Әфганстанда, Чечняда һәлак булган якташларыбызның, Бөек Ватан сугышын үткән каһарманнарны тынычлыгын сакласын. Әгәр без дә булышмасак, кем тагын? – ди заводның кою цехы өлкән мастеры Александр Меньшаев. – Барлык эшләр дә мөмкин булганча тиз һәм профессиональ дәрәҗәдә башкарылды. Бөтен цех катнашты, эшчеләрнең берсе дә читтә калмады.

Бөгелмә металл урлаучыларына килгәндә, полицейскийлар аларны тоткарлаган инде. 27 һәм 34 яшьлек  абыйлы-энеле ике туган лаеклы җәзасын алачак. Бәлки алар тиздән барасы урыннарда аларга күпләргә балачактан билгеле булган хакыйкатьнетормышта акчадан да кыйммәтрәк әйберләр булуын аңлатырлар...

Валентин ЮШАНОВ

Руслан Җәләлетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса