Акчада Казан сурәте булсын дисәк
2017 елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчада нинди сурәт булырга тиешлеген сайлау өстендә эш бара. Мәгълүм булганча, символларны сайлау процессы өч этапта уза. Беренче этап 28 июньдә башланды һәм ул 28 июльгә кадәр дәвам итә. Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты сурәтләренең...
2017 елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчада нинди сурәт булырга тиешлеген сайлау өстендә эш бара.
Мәгълүм булганча, символларны сайлау процессы өч этапта уза. Беренче этап 28 июньдә башланды һәм ул 28 июльгә кадәр дәвам итә.
Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты сурәтләренең яңа басылачак банкнотларда урын алуын теләгән һәр кеше, активлык күрсәтеп, тавыш бирүдә катнашып, үз сүзен әйтә ала.
Тавыш бирү тәртибе турында тулырак "твоя-россия.рф" сайтында белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа