"Ак Барс"ның дүрт уенчысы "Металлург"ка каршы уйный алмый
КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс" командасы бүген 6 очко өчен көрәшәчәк. Плей-офф якынлашканда турнир таблицасында янәшә урнашкан командалар очрашуы шулай бәяләнә.
Көнчыгыш конференциядә "Металлург" - икенче, ә "Ак Барс" - алтынчы урында гына, диярсез. Бу урында ике команданың бер дивизионда булуын онытмаска кирәк. Ә дивизион җиңүчесе конференциядә икенче урыннан да түбән урнашмый. Шулай булгач, "Металлург" һәм "Ак Барс"ның бүгенге урыннары түгел, очколар саны мөһим. Әлегә "Металлург" - 88, казанлылар - 81 очко җыйган. Үзара очрашуларның икесендә дә (аның берсе Казанда узачак) "Ак Барс" җиңү яулый икән, очколар аермасы юкка чыга дигән сүз. "Ак Барс" һәм "Металлург" командаларының КХЛ тарихында 31 тапкыр очрашканы бар. Өстенлек "Ак Барс" ягында - 17 җиңү. Бүгенге матч 17:00 сәгатьтә башлана. "Ак Барс"ка сакчылар - Степан Захарчук, Дамир Мусин һәм Василий Токранов, шулай ук һөҗүмче Владимир Ткачев булыша алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа