"Ак Барс" үз бозында "Лада"ны кабул итә
Бүген, 19 гыйнварда, Казанның "Ак Барс" хоккейчылары КХЛның даими чемпионаты кысаларында Тольяттиның "Лада" командасы белән очраша.
"Татнефть-Арена" боз сараенда 19:00 сәгатьтә башланачак матчны КХЛ арбитрлары - Денис Бондарь, Павел Комаров. Торнике Кучава, Никита Новиков хөкем итәчәк. Бу сезонда "Ак Барс" әлеге көндәше белән очрашты инде - казанлылар 4:1 исәбе белән ышанычлы рәвештә уңышка ирешкән иде. Ил чемпионаты тарихында көндәшләр 104 мәртәбә очрашкан: "Ак Барс" - 46, "Лада" - 44 мәртәбә уңышка ирешкән, 14 матч уртак исәпкә төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа