Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Ак Барс» оешмасы Идел буе округында арзанлы суднолар лизингы буенча проект гамәлгә ашыра

Компаниянең партнеры "Сбербанк" була, проект 2 миллиард сумга бәяләнә.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). «Ак Барс» судно төзү корпорациясе Идел буе федераль округында арзанлы суднолар лизингы буенча проект гамәлгә ашыра. «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов Петербург халыкара икътисади форумында«Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

  • Компаниянең партнеры "Сбербанк" була, проект 2 миллиард сумга бәяләнә. Аның буенча унга якын транспорт чарасы сату күздә тотыла.

Ренат Мистахов билгеләп үткәнчә, форум мәйданчыгында, тәкъдимнәр хакында фикер алышу өчен, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләре, Чувашстан Республикасы җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү планлаштырыла.

  • Кораблар А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештереләчәк. 150 пассажир сыйдырышлы суднолар — 130 миллион, 250 пассажирга исәпләнгәннәре 160 миллион сум торачак.

Әгәр төбәкләрдә әлеге судноларны эксплуатацияләү юнәлешендә эшли торган оператор юк икән, корпорация аны булдыруда ярдәм кулы сузачак, диде компания башлыгы.

Ренат Мистахов сүзләренчә, тәүге килешүләр инде быел ук төзеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса