"Ак Барс" Кирилл Петровны ЦСКА уенчысына алмаштыра
НХЛда эшләре барып чыкмау аркасында "Нью-Йорк Айлендерс" командасыннан "Ак Барс"ка әйләнеп кайткан һөҗүмче Кирилл Петров Казан клубында төпләнеп калмаска мөмкин.
Бу хакта кайбер федераль мәгълүмат чыганаклары хәбәр итә. Хак булса, Кирилл Петровны Мәскәүнең ЦСКА командасына озатырга җыеналар, ди. Чөнки "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновны әлеге уенчы белән кызыксындырмый икән. Кирилл Петров Мәскәүгә китсә, "Ак Барс"ка ЦСКА капкачысы Станислав Галимов күченергә мөмкин. шунысы гаҗәп: Станиславның соңгы вакытта ЦСКА составында бозга чыкканы юк диярлек - сезонда 14 матчта гына катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа