"Ак Барс" кабат оттырды
КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс" хоккейчылары буллит сериясе буенча Тольяттида "Лада" командасына оттырды - 0:1.
Җиңү китергән алканы хуҗалардан Георгий Белоусов кертте. Әлеге җиңелү казанлылар өчен рәттән икенче абыну булды. Моңа кадәр "Ак Барс", шулай ук буллит сериясе буенча, Магнитогорскида "Металлург" командасына оттырган иде. Әлегә "Ак Барс" Көнчыгыш конференциядә алтынчы урында бара. 27 гыйнварда "Ак Барс" Казанда "Локомотив" белән очраша. "Лада" (Тольятти) - "Ак Барс" (Казан) - 1:0 Б (0:0, 0:0, 0:0, 0:0, 1:0). 1:0 Белоусов (җиңү китергән буллит). Капкачылар: Касутин - Галимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа