Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ак Барс Иминият компаниясе

«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы үсешенә һәм алгарышына 16 елдан артык өлеш кертә торган, динамик үсештәге төбәк компаниясе.

Компаниянең Татарстанда – 42 өстәмә һәм операцион офисы, шулай ук Россия Федерациясендә 5 офисы бар. Компания классик куркыныч иминият төрләре буенча комплекслы хезмәт күрсәтә. «АК БАРС» БАНКЫ ААҖ бердәнбер акционеры булып санала.

Ак Барс Иминият корпоратив җаваплылык принципларына нигезләнгән һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, тормыш сыйфатын яхшырту программаларын тормышка ашыра. Компаниядә бизнесны җаваплы алып бару, социаль һәм экологик факторларны исәпкә алу инициативалары формалаштырылган. Ак Барс Иминият өчен экологик һәм социаль проектларны төп эшчәнлеккә кертү мөһим юнәлеш булып тора.

«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ 2016 елның 6 декабреннән башлап Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге әгъзасы санала. Компаниягә позитив фаразлау белән BBB.ru кредит рейтингы бирелде. Җәмгыятьнең ESG-рейтингы «A2.esg» дәрәҗәсенә күтәрелде. «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ иминиятләштерү компанияләре арасында ESG-ачыклык «Эксперт РА»  рэнкингында беренче урынны алды.

Компаниянең иминиятләштерү агентлары – үз эшләренең осталары. Алар документларны дөрес җыярга булыша, кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә, кайсы компетентлы органнардан тиз арада җавап алырга кирәклеген аңлата. Кайчакта аларга психолог та булырга туры килә, чөнки гадәттән тыш хәлләрдә, аеруча үз милкен яки якыннарын югалтканда, кеше, кагыйдә буларак, югалып кала, зур стресс кичерә. Шуңа күрә операцион офисларда һәр клиент белән индивидуаль эшләү каралган. Күпьеллык хезмәттәшлек чоры эзсез калмый, клиентлар иминиятләштерү агентын якын итә башлый, шатланып каршы ала. Агентлар полисны озайту турында иминиятчеләргә һәрвакыт вакытында искәртә, билгеләнгән вакытта тиешле урынга килә, иминиятләштерүнең отышлы шартларын, тарифларны һәм ташламаларны сайлап бирә.

Сәламәтлекнең куркынычсызлыгын кайгыртып, «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ компания сайты аша түләүгә гариза бирүне оештырды. Иминият очраклары буенча түләүләр кыска вакыт эчендә башкарыла. Агымдагы елда компаниядә иминият очраклары буенча 5 578 түләү башкарылган.

«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, клиентларының милек мәнфәгатьләрен, сәламәтлеген һәм тормышын финанс яктан яклауны тәэмин итә. Компания мөлкәтне янгыннан вакытында иминиятләштерү кирәклеген искә төшерә.

 

Хезмәтләр «АК БАРС ИМИНИЯТЛӘШТЕРҮ» ҖЧҖ тарафыннан тәгъдим ителә, 06.06.2019 № 3867 РФ ҮБ СИ лицензиясе, 06.06.2019 № 3867 РФ ҮБ СЛ лицензиясе.

 

Реклама

 

Токен: Pb3XmBtzt1txZpb7ixhtvyMwuSBKYstixYtq5Zr

Токен со ссылкой: Akbarsstrah.ru?erid= Pb3XmBtzt1txZpb7ixhtvyMwuSBKYstixYtq5Zr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса