«Ак Барс» хоккейчылары «Лада» командасы белән очраша
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген - 22 сентябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы матчын уздыра - Тольяттида «Лада» командасы белән очраша. Бу сезонда «Ак Барс» үз бозында «Лада» хоккейчылары белән очрашырга өлгерде инде - 31 августта Казандагы матчта Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 5:2 исәбе белән уңышка...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген - 22 сентябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы матчын уздыра - Тольяттида «Лада» командасы белән очраша.
Бу сезонда «Ак Барс» үз бозында «Лада» хоккейчылары белән очрашырга өлгерде инде - 31 августта Казандагы матчта Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 5:2 исәбе белән уңышка иреште.
Ил чемпионатында көндәшләрнең үзара 110 тапкыр көч сынашканы бар: 50 матчта - «Ак Барс», 46 уенда - «Лада» уңышка ирешкән, ә 14 очрашуда җиңүче ачыкланмаган.
Бүгенге матч Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа