"Ак Барс" хоккей командасы үз бозында Мәскәүнең "Спартак" хоккейчыларын отты – 6:1.
Әлеге матчта быелгы сезонда яхшы гына уен күрсәтә башлаган Федор Малыхинны күрмәдек. Ул СКАга каршы уенда җәрәхәт алган иде. Тиз генә бозга чыга алмаячагы билгеле булды. Бу хакта матчтан соң "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов сөйләде.
- Федор Малыхинны озакка югалттык. Кимендә ике айга, - диде тренер. - Уенга килгәндә, ул яхшы, тиз булуы белән аерылып торды. Миңа ошады."Спартак"та матур уен күрсәтте, безне ялгышырга мәҗбүр итте. Һөҗүмдә шәп уйнасак та, сак буенча хәл итәсе сораулар бар әле.
29 ноябрьдә "Ак Барс" читтә "Йокерит" белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Спартак" (Мәскәү) - 6:1 (0:1, 3:0, 2:0). Голлар: 0:1 Радил (Шафигулин, 0:33), 1:1 Обухов (Мёллер, 22:31), 2:1 Азеведо (Варнаков, Глухов, 23:56, күплектә), 3:1 Ткачёв (Чибисов, Лукоянов, 28:04), 4:1 Варнаков (Азеведо, 44:17, 5:1 Ткачёв (Чибисов, 46:42), 6:1 Ткачёв (Варнаков, Рылов, 59:27)
Капкачылар: Гарипов - Энгрен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа