"Ак Барс" бүген плей-оффка юлламалы булырга мөмкин
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары бүген үз бозында Новокузнецкиның "Металлург" командасын кабул итә. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч 19:00 сәгатьтә башлана.
КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс"ның 3 матч уздырасы бар. Бүген "Металлург"ны җиңә калса, казанлылар чемпионат төгәлләнергә ике тур кала плей-оффка юллама отачак.Бүгенге матчны КХЛ арбитрлары Евгений Гамалей, Илдар Сафиуллов, Степан Коршак, Александр Чернышёв хөкем итәчәк. "Ак Барс"ның бүгенге көндәше белән моңа кадәр 81 тапкыр очрашканы булган: 50 уенда - казанлылар, 23ендә "Металлург" җиңү яулаган. Ә 8 очрашу тигез исәп белән төгәлләнгән. Алкалар аермасы "Ак Барс" файдасына - 263:196. Бу сезонда көндәшләр 27 сентябрьдә Новокузнецкида очрашкан иде: буллит сериясендә "Ак Барс" җиңү яулады - 4:3.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа