Агымдагы елның июлендә Бөгелмәдә хокук сакчылары спиртлы эчемлекләр әйләнеше һәм сату өлкәсендә ике җитди хокук бозу очрагын ачыклаган
Төнлә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю онытылган совет чоры “кәсебен” яңартырга этәргеч биргән. Шәһәрдә яшерен генә шешә “таратучы” таксистлар пәйда булды. Сыра сатучылар да алардан клышмый.
Исегезгә төшерәбез, сату вакытын чикләү спиртлы эчемлекләрнең тиз табу мөмкинлеген бетерү һәм гражданнарның тынычлыгын саклау принципларының берсе булып тора. Әмма сәүдә нокталарын тикшерү һәм контроль сатып алулар законны барысы да үтәмәүләрен күрсәтә.
Июль аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, аларны фаш итү максаты белән законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче таксистларны “ауларга” чыккан. Моның өчен тимер юл вокзалы мәйданын сайлаганнар. Сатып алучы ролендә тәртип сакчысы чыгыш ясый. Такси хезмәте аша ул кайдадыр сатып алырга һәм аракы алып килергә риза булган шоферны таба. Кытлык аккан су кебек шул – үзенә һәрчак юл таба. Бераз вакыт узуга, заказчыга ике шешә “шайтан суы”н китереп тә бирәләр, тик ул кибеттәгедән 300 сумга кыйммәткәрәк төшә.
Товарны контроль сатып алганнан соң, таксисттан тикшерүчеләр ул шешәне алып, административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр.
– Хәзер гражданинга карата спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату турында эш кузгатылды. Ул судны көтә. Закон буенча аңа 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф яный, – дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова.
Тикшерүчеләрнең күз уңына Якупов урамындагы бер бар да эләккән. Бу вакыйга шәһәр халкының uslugi.tatarstan.ru “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатеннән башлана. Мөрәҗәгать итүче хәбәрендә язылганча, бинадан сыра алып чыгып саталар икән. Урамда клиентлар гел шаулашып тора, кешеләргә эш көненнән соң ял итәргә комачаулый. Хокук сакчылары шикаятьне бик тиз игътибарга алды. Сатып алучылардан кемнеңдер бардан шешә тотып чыкканын күреп, сатучының үз күз алдында хокук бозу очрагын раслыйлар.
– Җәмәгать туклануы объектларында тиешле лицензия һәм килүчеләргә хезмәт күрсәтү залы булган очракта гына алкогольле эчемлекләрне сатарга була, әмма алып чыгып китү өчен түгел. Бу закон белән тыелган! Әлеге таләпне бозган өчен административ җаваплылык каралган: вазыйфаи затлар өчен штраф – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100дән 300 мең сумга кадәр, – дип аңлатты Лилия Степанова.
Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре “Халык контроле” системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр һәм хокук бозучыларга каршы көрәшне дәвам итә.
Руслан ВИЛДАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia