Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Агачлар да тәрбия сорый

Бөгелмәдә агачларның ябалдашларын формалаштыру, картайган, чирле агачларны, шулай ук авария хәлендәге агачлар һәм куакларны кисү эшләре дәвам иттерелә.

Шәһәр территориясендәге агачлар кислород бүлеп чыгарып кына калмый, кайчагында алар тирә-юньдәгеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч чыганагына әверелергә дә мөмкин. Көчле җил искән  вакытларда, мәсәлән, агачларның я аерым ботакларның тротуарга, автомобильләргә, электр тапшыру линияләренә яки кешеләр өстенә сынып, авып төшүе бик ихтимал. Ә кайчагында зур агачлар яки чытырманлыкка әверелгән куе үсентеләр территорияләрне төзекләндергәндә, җыештырганда кыенлыклар тудыра, ә ябалдашлары куәтле булган биек агачларның куе яфраклары фатирларга кояш нурының үтеп керүенә комачаулый.  

Мондый агачларны, белгечләр фикеренчә, утильләштерергә яки ябалдашларын формалаштырырга кирәк. Бөгелмәлеләр моны, Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итеп, үзләре дә сорыйлар.

Агымдагы елның гыйнвар – июнь айларында “Халык контроле”нә 500дән артык мөрәҗәгать кергән. Аларның җидесе картаеп, сыну куркынычы янаган агачларны кисүгә, шул кадәр үк сандагы мөрәҗәгать кисеп ташланган ботакларны җыеп алуга кагыла. Мәсәлән, халык агач кисүчеләрнең үзләреннән соң Кызыл Армия урамындагы 31нче һәм 51нче, Гафиятуллин урамындагы 47нче йорт тирәләрендәге һәм башка кайбер участоклардагы чүп-чарны җыймауларыннан зарланды. Кайберәүләр монда хәтта янгын чыгу куркынычын да күрәләр. Нәтиҗәдә, әлеге мөрәҗәгать нигезендә мәсьәлә хәл ителде.

Татьяна Ф.  игътибарны Комлы тыкрыктагы 5/1 нче йорт белән Камал урамындагы 30нчы йорт арасындагы территориягә юнәлтте:

– Тиз арада андагы зур агачларны кисәргә кирәк, алардан ул тирәдән узып йөрүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә, шулай ук шәхси милеккә куркыныч яный. Ботаклар әледән-әле газүткәргечләргә, электр тапшыру линияләренә сынып төшә, җәяүлеләр сукмакларын чүпли.

Җавап итеп, шәһәр башкарма комитеты әлеге топольләрне быел кисү планлаштырылганын аңлатты:

– Муниципаль контракт оттык. Гыйнвардан башлап, картайган, авыру, авария хәлендәге агачларны кисеп бетерү һәм гражданнар заявкалары буенча ябалдашларны да формалаштырып тунау белән шөгыльләнәбез, шул исәптән Халык контроле”нә булган һәм администрациягә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча да планлы эш алып барабыз, – дип сөйләде шәхси эшмәкәр Илшат Әзиһәмов.  Ел башыннан алып, Бөгелмәдә 70ләп агач ботакларын кистеләр инде. Эшләрнең гомуми күләменең 65 проценты башкарылган. Моннан тыш, 40ка якын куркыныч янар дәрәҗәдә зур булып үскән агачлар, нигездә – тупыл-тирәкләр, киселде.

Үзебездән соң чүп-чар калдырмыйбыз. Башта аны мульчерда әйләндерәбез, капчыкларга тутырып, фургонга төйибез. Бер рейста 40 куб метр пычкы чүбе алып чыга алабыз. Узган елдан бирле урамнарда аунап яткан ботаклар белән дә шул ук хәл – бүгенге көндә 70 куб метрдан артык агач җыеп алынган, аны теплицаларда казаннарга ягу өчен кулланабыз. Калдыксыз җитештерү килеп чыга.

Хосусый эшмәкәрлек оешмасы штатында 14 кеше эшли, шул исәптә сәнәгать альпинистлары һәм яшелләндерүчеләр дә көч куя. Баланста төрле техника исәпләнә. Хәтта төп яру җайланмасы да бар. Илшат Әзиһамов сүзләренә караганда, элек шәһәрдә мондый җиһазларны әллә ни киң кулланмаганнар.

Сүз уңаенда, агач ябалдашларын тәртипкә китерү, иске агачларны кисү, яңаларын утырту уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча “Безнең ишегалды” республика проектын тормышка ашыру кысаларында да башкарыла. Шәхси эшмәкәр әлеге җәһәттән  70кә якын тиешле акт төзегән инде. Мәсәлән, Никитин урамындагы 7нче күпквартирлы йортта яшәүченең газоннардагы агач төпләрен җыеп алуны үтенгән мөрәҗәгатенә каршы, башкарма комитет программа кысаларында ишегаллары территорияләрен асфальтлау, балалар мәйданчыкларын, өлкәннәр өчен ял зоналарын төзекләндерү, кече архитектура формаларын, хуҗалык мәйданчыкларын урнаштыру, яктырту, ишегалларын бизәү һәм яшелләндерү планлаштырыла, дип җавап бирде. Никитин урамындагы 7нче торак йорт каршындагы территория әлеге программага кертелгән булган һәм төзүчеләр иске агач төпләрен җыеп алган.

Хосусый эшмәкәр кул астындагы коллектив шулай ук түтәлләрдә чәчәкләр үстерү һәм яшь агачлар да утырту белән шөгыльләнә. Мәсәлән, күптән түгел Ленин урамындагы Мәдәният һәм ял паркында – зәңгәр чыршылар, Кызыл Армия урамындагы паркта башка  агач үсентеләре барлыкка килде. Табигать саклау акцияләре вакытында эшкә җирле халык та шактый теләп кушыла. Бөгелмәлеләр йорт яны участокларын актив яшелләндерәләр, шәһәр һәм авыл торак пунктлары территорияләрен төзекләндерәләр.

Руслан ВИЛДАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
,