Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Агач төбенә утырып калмасбызмы?

Шәһәр халкында агачларны кисү һәрвакыт сорау тудыра.

Бөгелмәдә яшелләндерү белән күптән шөгыльләнгәннәр. Хәзер шуны күз алдына китерү кыен: сугыш алдыннан кырыгынчы елларда шәһәребездә яшеллекләр бик аз иде. Без хәзер шундый матурлыкны, яшел патшалыкны күрүебез белән яшелләндерүдә эшләгән кешеләргә бурычлы.

Шәһәрнең архив документларында сугыш алдыннан эшчеләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр Бөгелмәне яшелләндерүне башларга тәкъдим иткәннәре турында мәгълүмат табарга мөмкин. Утырткан агачлар үлгән, яисә аларны шәһәр буйлап караучысыз йөргән терлекләр ашаган. Хезмәткәрләр барлык оешмаларны моңа игътибар итәргә һәм елына берничә көн агач утыртуга багышларга чакырган. Ләкин тиздән бу искиткеч инициатива аңлашылмый торган сәбәпләр аркасында тормышка ашмый, сугыш башлана. Яшелләндерүгә җитди рәвештә илленче елларда гына тотыналар.

— Мин бу эшнең ничек алып барылганын бераз беләм, — дип сөйли Бөгелмә үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе Надежда Ефимова. Минем каенанам, Александра Дмитриевна, нәкъ илленче елларда яшелләндерүдә эшләгән. Аларның оешмасында өч кеше генә булган. Кызганычка каршы, җитәкченең исемен һәм фамилиясен хәтерләмим, әмма гаилә альбомындагы фотодан күренгәнчә, ул өлкән яшьтәге, күзлек кигән, кыска буйлы ир-ат булган. Һәм менә алар өчәүләп безнең шәһәрне матур итәр өчен эшләгәннәр, каяндыр үсентеләр алып кайтканнар, предприятиеләрне оештырганнар, кайда һәм нәрсә утыртырга кирәклеген күрсәткәннәр. Шул вакыттан бирле хәзер без күргән зур эш башкарылган.

Кисәргә ярамый, калдырырга

Еш кына редакциягә агач кисүгә зарланып укучылар шалтырата һәм килә. Күпләр, аларның фикеренчә, агачлар кемнеңдер теләген канәгатьләндерү өчен кисеп ташлана ди. Минем әңгәмәдәшем дә моның белән килешә.

— Кызганычка каршы, хәзер, минемчә, безнең яшел утыртуларга мөнәсәбәт бераз битараф, — дип зарлана Надежда Дмитриевна. — Күп кенә бөгелмәлеләрнең шәһәрдә еш кына корыган агачларның җыелмыйча ятуларына игътибар итүләренә ышанам, ә тышкы яктан исән булып күренгән агачларны ни өчендер бөтенләй кисә башлыйлар. Тирәкне кисәргә тырышалар. Минемчә, бу позиция дөрес түгел.
Чыннан да, тирәк мамыгы шәһәр урамнары буйлап оча башлагач, аллергия белән интегүчеләр генә түгел, ә башка кешеләр дә, ачуларын яшермичә, авыр сулап куялар: «Бу агачларны кайчан кисеп бетерерләр, алардан шулкадәр зур проблемалар!» Ләкин чынлыкта, ландшафтны бизәүгә караганда, тирәк утыртуның әһәмияте зуррак. Эш шунда ки, нәкъ менә тирәк шәһәрдә, барлык башка төр агачлар арасында, һаваны иң яхшы чистартучы булып тора. Аның яфраклары киң һәм ябышкак, тузанны яхшы тоткарлыйлар һәм шуның белән фильтр кебек эшлиләр. Кислород микъдары буенча тирәк ылыслы агачлардан уннарча тапкыр артыграк. Шулай ук тирәкләр үзләре тирәсендә һаваны яхшы дымландыра, бик тиз үсә һәм шәһәр өчен файдалы яшел зонага әверелә. Моннан тыш, алар хәтта иң авыр шартларда да исән калырга сәләтле.

— Миннән тирәкләрне кисәргә кирәкме дип сорагач, җавап бирәм: бөтен шәһәрне без мамык аркасында кисеп бетерә алмыйбыз бит. Өстәвенә, тирәк кислород җитештерү буенча рекордчы. Бу мамык аллергия чыгармый, ә аның яфракларына ябышкан нәрсә чыгара дим, — дип сөйли яшелләндерү оешмасы директоры Илшат Әгъзамов. — Шуңа күрә кешеләр бу агачларга юкка гына сүгенәләр.

Климат яки мистика

Коры агачлар да күзләрне шатландырмый, җәй көне дә куе яшеллек эчендә, көз көне дә, кышын да ямьсез кыяфәттә.

— Шәһәребезнең теләсә кайсы урынында корыган агачларга тап булырга мөмкин. Алар ямьсез, коточкыч күренә, һәм минем өчен бу һәрвакыт авыр, — дип уртаклаша үз хис-кичерешләре белән Надежда Ефимова. — Иң кызыгы һәм сагышлысы шул, соңгы вакытта нигездә каен һәм миләш агачлары һәлак була, бу нәрсә белән бәйле икәне аңлашылмый. Өстәвенә, бу мине бераз борчый, чөнки борынгыдан ук миләш явыз көчләрдән саклану чарасы дип саналган. Ул, сакчы буларак, һәрвакыт аны йорт янына утырта иделәр. Минемчә, үлә торган миләшләр бу бик яхшы билге түгел. Шуңа күрә, мөгаен, шәһәребездә күбрәк каен һәм миләш утыртуларын теләр идем. Җәй уртасында корыган агачлар булганда, бу бигрәк тә куркыныч.

Ә менә Илшат әфәнде бу агачларның корыган булуында бернинди мистика күрми. Аның сүзләренчә, каен һәм миләшләр эссе, коры һава торышы һәм дым җитмәү сәбәпле корый, чөнки аларның тамыр системасы кечкенә һәм тирән түгел. Соңгы елларда җәйге айлар коры булды, моны барысыннан да алданрак нәкъ менә каен һәм миләш агачлары сизде. Сүз уңаеннан, каенны кисмиләр, чөнки аннан соң агач өч ел дәвамында корыячак, шуңа күрә тиешле акт булса гына аларны кисәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, гражданнар мөрәҗәгате буенча теге яки бу агачны кисү турындагы карарны шәһәрнең Башкарма комитеты кабул итә.
Язмача яки телефон аша гариза калдырырга була, аннары өч тәүлек дәвамында Башкарма комитет һәм яшелләндерү предприятиесе вәкилләре урынга чыгып, тиешле карар кабул итәләр.

Сөйләгәнчә, кайвакыт аларга «тере» агачларны да кисәргә туры килә, чөнки алар көчле җил аркасында сыналар, әгәр алар бик биек булса, яки көчле яңгыр яуганда, яфраклар дымлы, авыр була, һәм ботаклар мондый авырлыкны күтәрә алмый. Сүз уңаеннан, еш кына җирле эшмәкәрләр яхшы агачны кисүне сорыйлар, ул билгене яки кибеткә керүне томалый, мондый очракларда мөрәҗәгатьләр һәрвакыт кире кагыла. Кайбер идарәче компания директорларының агачларга җаваплы караулары һәм профессионалларга киңәш сорап мөрәҗәгать итүләре сөендерә. Төгәлрәк әйткәндә, күпфатирлы йортларның ишегалларындагы агачларны идарәче компанияләр карый. Әгәр юл ягыннан йорт буйлап тротуар булса, аңа кадәр бу идарәче компания агачлары, ә тротуардан соң, юлга якынрак — шәһәр территориясенеке.

— Коры агачларга килгәндә, бу, әлбәттә, безнең эш. Мин шәһәрне даими йөреп чыгам, барлык проблемалы урыннарны да беләм, — дип дәвам итә «Озеленитель» ҖЧҖ директоры. — Коры агачларны көзгә кадәр, хәтта кышын да җыярга була. Бу планлы эшне зуррак күләмдә алып барасы иде. Беләсезме, безнең шәһәр белән контракт буенча билгеле бер күләмдәге эшләр бар, тик без аңа карамыйбыз, ике-өч тапкырга күбрәк эшлибез. Мин беркайчан да кешеләрнең мөрәҗәгатен кире какмыйм. Ләкин күп санлы гаризалар аркасында «Халык контроле» системасы аша без күп нәрсәгә өлгермибез. Әлбәттә, эш буенча да мөрәҗәгатьләр бар, әмма уйланылмаганнары да аз түгел.

Илшат Агизамов сүзләренчә, көн саен аның оешмасының өч бригадасы «Халык контроле» аша килгән 30–40 гаризаны яба, шуңа күрә коры агачларны кисү буенча нәтиҗәле планлаштыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Системада катгый сроклар, һәм беренче чиратта шикаятьләр эшкәртелә.

— Кайчагында мөрәҗәгать буенча киләсең, анда ботак газон өстендә ята, җәяүлеләргә дә, шоферларга да комачауламый әмма кешеләр яза. Әгәр кешеләр безне мондый вак-төяк нәрсәләр белән борчымасалар, эш күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде, — ди Илшат?? улы. — Шуңа да карамастан, планнар әлбәттә бар.

Күптән түгел генә, ниһаять, 10нчы мәктәп тирәсендә киселгән тирәкләрне алдык, ә көз көне, яфраклар коела башлагач, Оршан урамындагы, 16нчы мәктәп каршындагы агачларны кисәчәкбез. Һәркемгә дә ярап булмаганын аңлыйм, һәр кешенең бу хакта үз фикере бар. Бөгелмәлеләрнең рәхмәт сүзләрен ишеткәч, без алар өчен кирәкле һәм мөһим нәрсә эшли алганыбызны аңлыйбыз.

Наталья Панина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса