Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Афәт сагалап кына тора

*Вакыйга 1 июнь көнне Чехов урамында ике күрше йортның бер-берсенә терәп салынган сарайлары яна.

Илдар ШӘЙГАРДАНОВ,
Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече,
эчке служба майоры.

Сарайларның берсе (26 нчы йортныкы) кирпечтән салынган, 3х10 метрлы, икенчесе (28 нче йортныкы) шпаллардан корылган, 5х7 метрлы.

13 сәгать 49 минутта янгын турында хәбәр алына, дүрт минуттан 64 нче янгын сүндерү частеның ике бүлеге хезмәткәрләре вакыйга урынына килеп җитәләр. Бу вакытта ут 65 квадрат метр мәйданны чолгап алган, сарайның түбәсе ишелеп төшкән була инде. Ә ут чыганагыннан нибары 2 метрда урнашкан торак йортларны да саклап калу бурычы килеп баса.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үз көчләре белән утка каршы көрәшкәннәрдән берәү - 28 нче йорт хуҗасының сул як җилкәсе пешә, хастаханәгә бармый.

Ут нәтиҗәсендә сарайларның берсе тулысынча янып бетә, икенчесенең чардагы зарарлана. Утның күпме матди зыян салганлыгы әлегә төгәл билгеле түгел, саклап калынган мөлкәт 2 миллион сумлык дип бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса