Африка дуңгыз чумасы тагын яный
Россиядә Африка дуңгыз чумасына бәйле вәзгыять кискенләште, бер атна эчендә илнең төрле төбәкләрендә аның 12 яңа очрагы теркәлгән. Эпидемия Татарстан чикләренә якынлаша икән. Узган атнада Түбән Новгород, Сарытау өлкәләрендә, Россиянең тагын дистәләгән төбәгендә авыру очраклары ачыкланган. Татарстанда дуңгызчылыкның терлекчелек тармагының югары концентрацияләнгән юнәлеше булган өчен дә куркыныч зур. Бер комплекста...
Россиядә Африка дуңгыз чумасына бәйле вәзгыять кискенләште, бер атна эчендә илнең төрле төбәкләрендә аның 12 яңа очрагы теркәлгән. Эпидемия Татарстан чикләренә якынлаша икән. Узган атнада Түбән Новгород, Сарытау өлкәләрендә, Россиянең тагын дистәләгән төбәгендә авыру очраклары ачыкланган.
Татарстанда дуңгызчылыкның терлекчелек тармагының югары концентрацияләнгән юнәлеше булган өчен дә куркыныч зур. Бер комплекста чирек миллионга кадәр хайван асралырга мөмкин. Шуңа күрә бу холдингларда "Ябык режим" кертеләчәк. Аучылар кабаннарның баш санына да игътибар бирергә тиеш. Кыргый хайваннар төбәкләр арасындагы чикләрне белми һәм йогышлы чирне күчерергә мөмкиннәр.
"Мин Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтеннән барлык объектларны тулысынча тикшерүләрен, кирәк булган очракта, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышлары үткәрүне сорыйм", - дип йөкләмә бирде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа