Аерымлану булмасын өчен
22 апрель көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы иҗтимагый советы чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәне җирле иҗтимагый совет рәисе Глирә Вәлиева алып барды. Киңәйтелгән утырышта Бөгелмә муниципаль районы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, җирле башкарма комитеты әгъзалары, дин әһелләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук, җирле иҗтимагый совет эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый...
22 апрель көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы иҗтимагый советы чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәне җирле иҗтимагый совет рәисе Глирә Вәлиева алып барды.
Киңәйтелгән утырышта Бөгелмә муниципаль районы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, җирле башкарма комитеты әгъзалары, дин әһелләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук, җирле иҗтимагый совет эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан Мөнир Гафиятуллин да булды һәм киләчәк утырышларда даими рәвештә катнашачагын белдерде. Утырышыны ачып, Ф. Мөхәммәтов түбәндәгеләрне: "Җирле хакимият беренче планга халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны куя һәм шул юнәлештә эшчәнлек алып бара", - дип белдерде һәм Казаннан килгән вәкил белән таныштырды. Шуннан соң совет эше план нигезендә барды.
Шәһәр һәм районны төзекләндерү турында баш архитектор Марсель Каюмов сөйләде. Кызыл Армия урамындагы паркны төзекләндерү эшләренең дәвам итүе; Бөгелмә сулыгын шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен ял итү урынына әйләндерү өчен эшләр башланганын да сөйләде һәм әлеге уңайдан халык фикеренең искә алынуына мисаллар китерде. ахырдан сорауларга җаваплар бирде. Алар арасында Яшьләр сараен ремонтлау; шәһәрне Яңа елга бизәү һәм тиешле дәрәҗәдә тоту кебек актуальләре дә булды.
Икенче булып сүз җирле торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл һәм элемтә бүлеге начальнигы Марат Заһировка бирелде. Әлеге вазифада күптән түгел эшли башлаган түрә килеп туган проблемаларны бер-бер артлы, эзлекле рәвештә чишәргә кирәклеген белдерде.
Аннан соң сүз алган иҗтимагый совет вәкиле Олег Антонов шәһәрне төзекләндерү юлында ниләр эшләнгәнен һәм ниләр эшләргә кирәклеге турында бәян итте. Әлбәттә, һәркем күреп тора, шәһәрдә иң авыр проблема - юлларның торышы. Чыгыш ясаучының күп урамнардагы барлыкка килгән кечкенә генә чокырларны ике-өч кешедән торган ремонт бригадалары тәртипкә китерә алыр иде дигән тәкъдиме хуплау тапты. Шәһәргә төрле яклардан керә торган юлларны тәртипкә китерү; хуҗасыз этләр; юл буйларында чүп контейнерлары урнаштыру һәм башка көн кадагында торган мәсьәләләркүтәрелде.
ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле Мөнир Гафиятуллин җирле иҗтимагый совет эше турында уңай фикерен белдерде. Шул ук вакытта, җирле иҗтимагый советларның эшен тамырдан үзгәртү кирәклеген дә әйтте. "Халык җирле хакимиятнең нәрсә эшләгәнен белеп торырга тиеш. Мәгълүмат булмау: "Хакимият үзенә аерым, халык үзенә аерым яши", - дигән фикер тудыра. Алай булырга тиеш түгел! Бу бик җитди мәсьәлә һәм республика җитәкчелеге мондый хәлгә юл куймау ягында, мин сезгә шуның өчен җибәрелдем", - диде.
Иҗтимагый совет киңәшмәсе муниципаль сайтта махсус бүлек булдыру һәм эшчәнлеген тулы күләмдә яктыртып бару турында тәкъдим белән йомгакланды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа