“Аэрофлот” самолетында зыян күрүчеләр турында мәгълүмат билгеле булды
Самолетның "һава чокыры"на эләгүе нәтиҗәсендә Мәскәү - Бангкок авиарейсында 27 кеше зыян күрде, дип хәбәр итә ТАСС, Россиянең Таиландтагы илчелегенең консуллык бүлеге җитәкчесе Владимир Соснов сүзләренә сылтама белән. Ачыкланган мәгълүмат буенча, хастаханәгә 27 кеше озатылган, аларның 24 е - Россия гражданнары, 3 се таиланд кешесе. Россиялеләрнең 4 се, тиешле ярдәм...
Самолетның "һава чокыры"на эләгүе нәтиҗәсендә Мәскәү - Бангкок авиарейсында 27 кеше зыян күрде, дип хәбәр итә ТАСС, Россиянең Таиландтагы илчелегенең консуллык бүлеге җитәкчесе Владимир Соснов сүзләренә сылтама белән.
Ачыкланган мәгълүмат буенча, хастаханәгә 27 кеше озатылган, аларның 24 е - Россия гражданнары, 3 се таиланд кешесе. Россиялеләрнең 4 се, тиешле ярдәм күрсәтелгәч, медицина учреждениесеннән чыгарылган.
Зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамый, әмма күбесенә операция таләп ителә. Операцияләр ясау дәвам итә.
Россиянең Бангкоктагы дипмисиия телефоны номеры: +66-223-498-24.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа