Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һадиуллин: Мәктәпләрдә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне контрольдә тотабыз

ТР мәгариф һәм фән министры Казан мәктәбендә ачылган мәктәп яны лагеры эшен бәяләде.

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның М.С.Устинова исемендәге 102нче мәктәбе каршында оештырылган лагерьның көзге каникул көннәрендәге эшчәнлеге һәм балаларны ничек ашатулары белән танышты. Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, «балаларны кайнар аш белән тәэмин итү процессы махсус контрольдә тотыла».

102нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Анненкова Илсур Һадиуллинга мәктәп яны лагерына 165 бала йөрүе хакында сөйләде. «Нигездә, бу – I-IV сыйныф укучылары. Лагерьга ихтыяҗ бар. Җәен теләүчеләр аеруча күп – 235 кеше дә була. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) барлык таләпләре дә үтәлә. Ашханәгә керә торган урында әти-әниләр туклану графигы һәм меню белән таныша ала», - дип хәбәр итте ул.

Мәгариф һәм фән министры мәктәп яны лагерындагы берничә дәрестә булды, укучылар һәм педагоглар белән аралашты. Ул балалардан лагерьда ничек ашатулары, менюдан канәгатьме-юкмы икәнлекләре белән кызыксынды.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә ике атналык меню Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) белән килештерелгән, барлык нормалар һәм таләпләр дә үтәлә. «Тулаем алганда, әти-әниләр канәгать. Ата-аналардан мөрәҗәгатьләр килә, без аларга җавап бирәбез. Элегрәк шикаятьләр күбрәк булса, хәзер азайды. Сораулар ашханәләрдә кадрларга кытлык белән бәйле иде, укучыларга нинди ризыклар тәкъдим ителүе белән кызыксындылар. Без әлеге мәсьәләләрнең барысын да хәл итәбез», - дип искәртте Һадиуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы көзге каникул чорында барлык муниципаль районнардагы 690 мәктәп яны лагере эшенә кураторлык итә, аларга 40 меңнән артык бала йөри. «Бу - бик яхшы күрсәткеч. Кайбер районнарда лагерьлар - 29 октябрьдә, күпчелеге 2 ноябрьдә ачылды. Лагерьларда отрядлар бер-берсе белән очрашмый. Һәр отрядта диярлек кизү төркемнәр бар, алар иртәнге 8дән эшли башлый», - диде мәгариф һәм фән министры.

Чыганак "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса