Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ачык һавада – китап укырга

Бөгелмә шәһәре китапханәләре шәһәрдәшләребезне ачык һавада эшләүче "Зеленая беседка" дип исемләнгән уку залына чакыра. Балалар паркында китапханәгә кермичә дә һәркем китап яңалыклары белән таныша, журналлар карый, сабыйларына кычкырып балалар китаплары укый ала. Биредә шулай ук китапханә хезмәтләре турында теләсә нинди мәгълүматларны алырга мөмкин. Периодик басмаларны һәм китапларны шунда ук күләгәдә...

Бөгелмә шәһәре китапханәләре шәһәрдәшләребезне ачык һавада эшләүче "Зеленая беседка" дип исемләнгән уку залына чакыра.
Балалар паркында китапханәгә кермичә дә һәркем китап яңалыклары белән таныша, журналлар карый, сабыйларына кычкырып балалар китаплары укый ала. Биредә шулай ук китапханә хезмәтләре турында теләсә нинди мәгълүматларны алырга мөмкин. Периодик басмаларны һәм китапларны шунда ук күләгәдә урнашкан урындыкларга утырып укырга да була. Әлеге акция халыкны газета-журналлар, китаплар укуга киңрәк җәлеп итү максатыннан уздырыла.
"Зеленая беседка" уку залы балалар паркында һәр атна саен сишәмбедән алып, җомга көнгә кадәр, һава торышына карап, 14 сәгатьтән 19 сәгатькә
кадәр эшләячәк, дип белдерәләр инновацияле методик эш һәм китапханәләр маркетингы бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса