А321 самолетындагы бомба 15 яшьлек кыз утыргычы астында булган
Белгечләр ачыклаганча, террорчылар тарафыннан бомба А321 бортында 15 яшьлек кыз бала утырган кресло астына урнаштырылган булырга мөмкин.
Шулай ук, икенче фараз буенча, бомбаның 78 яшьлек хатын-кыз утырган кресло астына куелуы да ихтимал, диелә. Бу хакта кеше тәненә химик анализ үткәрү нәтиҗәсендә билгеле булган. Моннан тыш экспертлар шартлау дулкынының самолетның алгы өлешенә таба таралуын һәм 27 рәттәге пассажирларга кадәр бәрелүен дә ачыклаган. Койрык өлешендә шартлау дулкыны 32 нче рәткә кадәр тәэсир иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа