Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә театры тамашачылар өчен вакытлыча ишекләрен яба

Билетларны алга таба файдалану өчен тапшырырга яки үзегездә саклап торырга мөмкин.

ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча, Бөгелмәдә А.В. Баталов исемендәге дәүләт драма театры тамашачылар өчен вакытлыча ишекләрен яба. 15 апрельгә кадәр чыгарга тиешле спектакльләр май аена күчерелә. Барлык билетлар да үз көчендә кала, дата гына үзгәрәчәк. Аны театр дирекциясе  соңрак игълан итәчәк, чикләүләр бетереләчәк.

Билетларны алга таба файдалану өчен тапшырырга яки үзегездә саклап торырга мөмкин. Билет электрон хезмәтләр Порталы аша алынган булса, 8 (843) 5-114-115   телефоны аша шылтыратып, кире кайтару өчен гариза формасын соратып алырга кирәк. Акча банк картасына күчереләчәк.

Әгәр дә сез билетны театр кассасы аша сатып алгансыз икән, кассага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр билетларны театр администраторлары саткан булса, алар белән элемтәгә керегез. Театр администраторларын сез касса урнашкан бинада таба аласыз (сулдагы янәшә ишек). Белешмә өчен телефон: 4-11-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса